Нәриман районы

(Нариман районы битеннән юнәлтелде)


Нәриман районы (рус. Наримановский район) — Әстерхан өлкәсе составына керүче муниципаль район.

Нариман районы
Flag of Narimanovsky District.png
Байрак
Башкала Нариман (шәһәр)
Халык исәбе 48 159 (1 гыйнвар 2018) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1931
Вакыт зонасы Мәскәү вакыты
География
АТБ Әстерхан өлкәсе
Мәйдан 6,100 квадрат километр
Координатлар 46.6833°N 47.85°E, 46.4167°N 47.5°E Edit this on Wikidata


Административ үзәк — Нәриман шәһәре.

  ГеографияҮзгәртү

ЧиктәшлекҮзгәртү

Як

Район яки төбәк

Төньяк Янтау районы
Көнчыгыш Хәрәбәле, Кызыл Яр, Идел буе районнары
Көньяк Лиман, Икряное районнары
Көнбатыш Калмыкстан

ТарихҮзгәртү

Нәриман районы 1931 елның 30 августында татар-нугай милли районы буларак элекке Әстерхан районы территориясендә оештырылган. Үзәге Зацарево авылында урнашкан булган.

1934 елданСталинград крае, 1936 елдан — Сталинград өлкәсе, 1943 елданӘстерхан өлкәсе составында.

1957 елда, Зацарево авылы Әстерхан составына кертелү сәбәпле район үзәге Әстерханга күчерелгән. 1963 елда райүзәк Приволжский штбсына күчерелгән, ләкин ике елдан соң, шул ук сәбәпле, райүзәк кире Әстерханга кайтарылган.

1983 елда райүзәк Нижневолжский бистәсенә күчерелгән, 1985 елда ул Нәриман шәһәренә үзгәртеп корылган.

ХалыкҮзгәртү

1939[1] 1959[2] 1970[3] 1979[4] 1989[5] 2002[6] 2010[7]
40116[8] 24719 62700 69282 43332 44077 45457

Милли состав (2010): урыслар (40,8%), казакълар (25,3%), татарлар (20,7%), даргиләр (2,1%), төрекләр (1,7%), калмыклар (1,6%).[9][10]

Административ бүленешҮзгәртү

Нәриман районы составына 1 шәһәр һәм 12 авыл җирлеге керә.

ИскәрмәләрҮзгәртү

Тышкы сылтамаларҮзгәртү