Калмыкия

(Калмыкстан битеннән юнәлтелде)

Калмыкия Республикасы (калмык. Хальмг Таңһч) — Россия Федерациясе эчендә булган республика. Көньяк федераль округына керә.

Калмыкия
калм. Хальмг Таңһч
Байрак[d]Илтамга[d]
Нигезләнү датасы 16 май 1992
Сурәт
Рәсми исем Хальмг Таңһч һәм Республика Калмыкия
... хөрмәтенә аталган калмыклар
Демоним calmuc, calmuca һәм calmucchi
Рәсми тел рус теле һәм калмык теле
Гимн Калмыкия Республикасы Дәүләт гимны
Дөнья кисәге Европа
Дәүләт  Россия
Башкала Элиста
Административ-территориаль берәмлек Россия[1]
Сәгать поясы MSD, UTC+03:00 һәм Европа/Мәскәү[d][2]
Геомәгълүматлар Data:Russia/Republic of Kalmykia.map
Хөкүмәт башлыгы вазыйфасы Калмыкия республикасы башлыгы[d]
Хөкүмәт башлыгы Бату Хасиков
Канунбирү органы Калмыкия республика халык хуралы[d]
Халык саны 266 770 (2024)
Нәрсә белән чиктәш Әстерхан өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Ростов өлкәсе, Ставрополь крае һәм Дагстан
Кулланылган тел ойрат теле[d] һәм калмык теле
Мәйдан 75 000 км²
Харита сурәте
Номер тамгасы коды 08
Монда җирләнгәннәр төркеме Төркем:Калмыкиядә җирләнгәннәр[d]
Карта
 Калмыкия Викиҗыентыкта

Башкаласы — Әлиста шәһәре.

Чиктәшлек

үзгәртү
Як РФ субъекты яки дәүләт
Төньяк-көнбатыш Волгоград өлкәсе
Көнбатыш Ростов өлкәсе
Көнчыгыш Әстерхан өлкәсе
Көньяк Дагстан
Көньяк-көнбатыш Ставрополь крае

Калмыкия Каспий буе түбәнлегенең көнбатыш өлешен, Ергени калулыгының (иң биек ноктасы 222 м) зур өлешен һәм Кума-Маныч иңкүлеген алып тора. Көньяк-көнчыгышта Каспий диңгезе сулары белән юыла.

Файдалы казылмалардан газ, нефть, ташкүмер, тоз, төрле төзелеш материаллары бар.

Климаты кискен континенталь, җәй эссе, коры; кыш суык, аз карлы.

Уртача температура гыйнварда -5°…-8° га кадәр, июльдә +23…+26°. Уртача еллык явым көньяк-көчыгышта 170—200 мм, төньяк-көнбатышта 300—400 мм. Җир өсте сулар аз. Каспий буе түбәнлеге һәм Кума-Манич иңкүлегендә сай тозлы күлләр (Сарпа, Состин, Маныч-Гудило һәм башкалар) бар. Каспий диңгезенең яр буе сазлы камышлык.

Туфраклар нигездә аксым кәстәнә балчыксыл һәм көрән балчыксыл.

Хайваннардан үр куяны, кимерүчеләр, бүре, төлке, көзән, сайгак, кошлардан чүл бөркете, тургай, дүдәк бар; күл вә елгаларда балыклар очрый. Калмыкия территориясендә Кара җирләр тыюлыгы бар.

Административ бүленеш

үзгәртү

Шәһәрләр

үзгәртү
  1. Әлиста
  2. Городовиковск

Районнар

үзгәртү
  1. Городовиковск районы
  2. Ики-Бурул районы
  3. Кетченеры районы
  4. Лагань районы
  5. Кече Дербеты районы
  6. Октябрь районы
  7. Приютное районы
  8. Сарпа районы
  9. Целина районы
  10. Черноземельский районы
  11. Юста районы
  12. Яшалта районы
  13. Яшкүл районы

Мәдәният

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү

Шулай ук карагыз

үзгәртү