Фәрит Имамов (1960)

журналист, язучы (Түбән Кама, Татарстан, Россия)

Бу Түбән Кама журналисты турында мәкалә, Уфаның атказанган икътисадчысы турында моннан укыгыз.

Фәрит Имамов
Туган телдә исем Фәрит Фәйзетдин улы Имамов
Туган 10 сентябрь 1960(1960-09-10) (64 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Катмыш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре укытучы, журналист
Бүләк һәм премияләре Саҗидә Сөләйманова премиясе

Фәрит Имамов, Фәрит Фәйзетдин улы Имамов (1960 елның 10 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Катмыш) ― язучы, рәссам, журналист, Татарстан Республикасының Журналистлар (1999) һәм Язучылар (2014) берлекләре, Россия Федерациясенең Журналислар берлеге (1999) әгъзасы. 2016 елдан Түбән Каманың «Туган як» газетасының баш мөхәррире. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты (2020)[1].

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1960 елның 10 сентябрендә Мамадыш районы Катмыш авылында укытучылар гаиләсендә туган. 1977 елда Үсәли урта мәктәбен[2], 1984 елда Алабуга дәүләт педагогия институтын (2011 елдан КФУ Алабуга институты (филиал)) тәмамлаган[1].

Хезмәт юлы

үзгәртү

Институт тәмамлагач, Мамадыш районы Албай урта белем бирү мәктәбендә рәсем-сызым дәресләре укыткан. 1987 елда гаиләсе белән Түбән Камага күченгән.

1991 елдан Түбән Кама шәһәрендә чыга торган «Туган як» газетасы редакциясендә хәбәрче, җаваплы секретарь, бүлек мөдире булып эшләгән.

2014–2016 елларда Түбәнкамашина[d] акционерлык җәмгыятенең «Чулман» корпоратив газетасында җаваплы секретарь булып эшләгән.

2016 елдан ― Түбән Камада нәшер ителүче бердәнбер татар басмасы «Туган як» газетасының баш мөхәррире[1].

6нчы сыйныфта шигырьләр, кечкенә хикәяләр язу белән мавыга башлаган. Әдәби иҗат белән студент елларыннан ук шөгыльләнә, иҗатының башлангыч чорында балалар өчен фантастик хикәяләр иҗат иткән. 1990-елларда юмор – сатирага күңелен баглаган[3]. 1987 елдан хикәяләре «Туган як» газетасында басыла. Редакциядә 30 елдан артык эшләү дәверендә күпсанлы хикәяләре, юморескалары шулай ук Мамадышта чыгучы «Нократ» газетасында, «Казан», «Мәйдан» һәм «Казан утлары» журналларында, «Ватаным Татарстан», «Мәгърифәт» газеталарында, «Чулман акчарлаклары» һ.б. җыентыкларда басылып чыккан[1].

1980-еллар ахырында күләмле әсәрләр: балалар өчен «Бакыр касә» дигән беренче повестен, «Югалган эзләр» һәм «Күләгә» романнарын язган. «Югалган эзләр» дигән беренче китабы 2012 елда Казанда «Ихлас» нәшриятында басылып чыккан (Вахит Имамовның кереш сүзе белән). «Дөньяның кеме юк…» юморескалар җыентыгы (Казан: «Яз» нәшрияты, 2014, Фәнзаман Баттал кереш сүзе белән), «Күләгә» романы (Казан: «Яз» нәшрияты, 2015, Нәбирә Гыйматдинованың кереш сүзе белән), «Эт тырнагы» китабы (детектив романнар, Казан: «Рухият» нәшрияты, 2017, ISBN 978-5-89706-180-8, Галимҗан Гыйльмановның кереш сүзе белән)[4], «Мәхәббәт талисманы» китабы (повесть, хикәя; Казан: «Школа», 2021), «Вакыт Галәмәтләре» китабы (роман, хикәяләр, пьеса; Казан: ТКН, 2021), «Мәхәббәт талисманы» китабы (повесть, хикәяләр; Казан: «Идел-Пресс», 2021)[5] дөнья күргән. 2024 елда «Мәйдан» журналында (№№ 6-7) «Яшенле төн» исемле мистик әсәре басылган.

Фәрит Имамов рәссам, график, карикатурист буларак та билгеле. 2010 елда шәхси күргәзмәсе оештырылган[3].

2014 елда ТР Язучылар берлегенә кабул ителгән[1]. Берлеккә керер өчен фатиханы Вахит Имамов, Камил Кәримов, Фәтхулла Абдуллин биргән[3].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү