Нәҗип Хөсәенов
Нәҗип Хөсәенов, Нәҗип Хөсәен улы Хөсәенов (1885-1937) — сәясәтче, фирка эшлеклесе, Бохара коммунистлар фиркасе җитәкчесе (1919-1920). Бохара халык шуралар җөмһүрияте дәүләт контроле халык комиссары (1920). РСДРП(б) әгъзасы (1917 елдан).
Нәҗип Хөсәенов | |
---|---|
Файл:Н.Х.Хөсәенов.jpg | |
Туган телдә исем | Нәҗип Хөсәен улы Хөсәенов |
Туган | 1885 Казан губернасы Мамадыш өязе Сәртек авылы |
Үлгән | 1937 |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | Русия империясе→ РСФСР→ ССРБ |
Һөнәре | сәясәтче |
Нәҗип Хөсәенов | |
---|---|
Бохара коммунистлар фиркасе җитәкчесе | |
Вазыйфада 1919 ел – 1920 ел | |
Аңа кадәр | вазыйфа булдырылган |
Дәвамчысы | вазыйфа бетерелгән |
Туган | 1885 Мамадыш районы, Татарстан АССР |
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1885 елда Казан губернасы Мамадыш өязе (хәзерге Мамадыш районы) Сәртек авылында туган. Казанда ветеринария-фельдшерлык укуханәсендә укыган. 1905 елда Урта Азиягә китә. Анда ялланып, мамык басуында, соңыннан тимер юлда эшли. Беренче бөтендөнья сугышы елларында патша армиясендә хезмәт итә.
Инкыйлаб
үзгәртүБохарада
үзгәртүФевраль инкыйлабыннан соң, Бохарадан 12 км читтәге Яңа Бохарада (Каган шәһәре)[1] тимер юлга эшкә керә. Вакытлы хөкүмәт чорында ук әлеге шәһәрдә эшче-крестьян депутатлары шурасы оеша. Н. Хөсәенов П.Г. Полторацкий һ.б. белән шураның большевиклар фракциясенә керә.
1918 елның 2 мартында халыкка һәрьяклы ирек вәгъдә иткән Бохара әмире Сәет Галимханның «бөек манифесты»ның вакытлы манёвр икәнен мамык игүчеләргә, ефәк җитештерүчеләргә, чабаннарга аларның туган телләрендә аңлата.
1918 елда Бохара коммунистлар фиркасен оештыруда катнаша[2]: Азимҗан Якубов, Галимҗан Акчурин, Адаз Абдусамазовлар белән бергә инициатив төркем барлыкка китереп, сентябрь аенда Ташкәнтта I (оештыру) корылтае чакыралар. 1920 елның 16 августында Чарджуй шәһәрендә узган Бохара коммунистлар фиркасенең IV корылтаенда Н. Хөсәенов Үзәк комитетның җитәкчесе итеп сайлана[3].
А. Алиев, Н. Корбанов, А. Тураев белән бергә Бохара әмирлегендә коралланган фетнә әзерли[4].
1920 елның 23 августында Сакар-Базар кышлагында диһканнар кораллы фетнә башлый. Иске Чарджуй фетнәчеләр кулына күчкәч, Н. Хөсәенов белән Фәйзулла Хуҗаев Бөтенроссия ҮБКның Төркистан комиссиясенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. М.В. Фрунзе һәм инкыйлаби хәрби шура (рус. Реввоенсовет) әгъзасы Й.И. Ибраһимов Бохарага Төркистан фронты гаскәрләрен җибәрә. Иске Бохара алынгач, Ф. Хуҗаев җитәкчелегендә Бохара халык комиссарлары шурасы төзелә. Н. Хөсәенов хөкүмәт әгъзасы итеп сайлана.
- 1920-1926 елларда фирканең Сырдәрья өлкә комитетында үгетләү һәм пропаганда бүлеге мөдире урынбасары булып эшли, Ташкәнтта фирка район комитетында үгетләү һәм пропаганда бүлеген, «Кызыл Үзбәкстан» газетасында фирка тормышы бүлеген җитәкли.
- 1927-1928 елларда Үзбәкстан ССР коммунистлар фиркасе үзәк комитеты инструкторы.
- 1928-1930 Үзбәкстан ССР дәүләт нәшриятында мөхәррир.
1931-1932 елларда Сарманда контроль комиссия һәм эшче-крестьян инспекциясе инспекторы, соңрак ул комиссиянең рәисе булып эшли.
Сәяси золым
үзгәртү1937 елда атып үтерелгән.
Бу бүлек тәмамланмаган. Бүлекне төзәтеп һәм тулыландырып, сез проектка ярдәм итә аласыз. |
Чыганаклар
үзгәртү- Хаклык аклаган исемнәр. Казан: ТКН, 1991. ISBN 5-298-00652-3
- Файзулла Ходжаев. Избранные труды в трех томах. Т. I. - Ташкент: "Фан", 1970.
Сылтамалар
үзгәртүИскәрмәләр
үзгәртү- ↑ Бу шәһәр Бохара әмиренә буйсынмыйча, Россия протекторатында була
- ↑ «Академик» сайтында
- ↑ Бохара коммунистлар фиркасе, archived from the original on 2016-03-15, retrieved 2015-10-29
- ↑ Зур Совет энциклопедиясе, 4 нче том, 165 нче бит