Галимҗан Акчурин

Галимҗан Акчурин (Галимҗан (Азимҗан) Кәлимулла улы Акчурин, 1895, Усть-Рахмановка, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Россия империясе1933, Мәскәү, СССР) — фирка эшлеклесе һәм шагыйрь. Кышкар мәдрәсәсендә, 1910 елдан Казанның "Касыймия" мәдрәсәсендә укый.[1]

Галимҗан Акчурин
Туган 1895
Усть-Рахмановка, Красный-Слабут өязе, Пенза губернасы, Россия империясе
Үлгән 1933
Мәскәү, СССР
Әлма-матер Кышкар мәдрәсәсе

Октябрь иныйлабына кадәр лирик шигырьләре «Сөембикә», «Шура» журналларында, «Йолдыз» гәҗитендә басыла; шуннан тыш, Акчуринның Пушкин, Лермонтов әсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткәнлеге билгеле.

1914 елдан Урта Азиядә: ТөркАССР ҮБК әгъзасы (1918-1919), Харәзем комунистлар фиркасенең ҮК беренче сәркәтибе (1920), ТаҗАССР финанс халык комиссары (192?). 1926-1928 елларда ТАССР финанс халык комиссары урынбасары. 1930 елдан Ташкәнт ВКП(б) тарихы фәнни-тикшеренү институтында фәнни хезмәткәр.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Татар шигърияте. XX гасыр башы. Казан, Мәгариф, 2004