Төп менюны ачу

Иван Максимов, Иван Тихон улы Максимов, рус. Максимов Иван Тихонович (1924 елның 5 августы, ТАССР, Мамадыш кантоны, Албай1987 елның 11 ноябре, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (29.06.1945), рота командиры, өлкән лейтенант (сугыш вакытында, соңыннан — полковник).

Иван Максимов
И.Т.Максимов.JPG
Туу датасы 5 август 1924(1924-08-05)
Туу урыны ТАССР Мамадыш районы, Албай авылы
Үлем датасы 11 ноябрь 1987(1987-11-11) (63 яшь)
Үлем урыны Казан
Иялек РСФСРFlag of the Russian Soviet Federative Socialist Republic.svg РСФСР
ССРБFlag of the Soviet Union.svg ССРБ
Гаскәр төре Пехота пехота
Дәрәҗә Калып:ССРБ, полковник
Җитәкчелек иткән рота
Бүләкләр һәм премияләр Совет Берлеге КаһарманыЛенин орденыI дәрәҗә Ватан сугышы орденыКызыл Йолдыз ордены Кызыл Байрак орденыАлександр Невский ордены
 Истигъфада 1977

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

 
Казандагы истәлек тактаташы

1924 елның 5 августында ТАССР Мамадыш кантоны (хәзерге Мамадыш районы) Албай авылында туган. Татар милләтеннән. Мәктәпнең 8 сыйныфын тәмамлагач, күмәк хуҗалыкта хисапчы булып эшли. 1942 елның августыннан Кызыл гаскәрдә. Сарапулга (Удмурт АССР) күчерелгән Смоленск хәрби пехота укуханәсен тәмамлаган (1943, март).

Бөек Ватан сугышыҮзгәртү

1943 елның маеннан хәрәкәттәге армиядә: Калинин, Ленинград, Балтика, Үзәк, 1нче һәм 2нче Белоруссия фронтлары составында Курск дугасында, Люблин-Брест һөҗүм операциясендә, Берлинны алу сугышларында катнаша. Ике тапкыр каты яралана. 2нче Белоруссия фронты 70нче армия 136нчы укчы дивизия 358нче укчы полкның рота командиры булып хезмәт итә.

Польшаның Данциг шәһәре читендәге сугышта каһарманлык үрнәге күрсәткән[1]. 1945 елның 30 мартында дошманның ныгытылган саклану сызыгына һөҗүм ясаганда, сугышчыларын беренче булып сугышка күтәрә, ротасы белән Данцигны азат итүдә катнаша. Өлкән лейтенант И. Максимов сугышчылары дошман танкларының 6 контрһөҗүмен кире кага. Висла елгасын кичеп чыгып, төп көчләр килеп өлгергәнче, яуланган плацдармны тотып торган.
1945 елның 29 июнендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән.

Сугыштан соңҮзгәртү

  • 1947 елда офицерларның составын камилләштерү курсларын тәмамлаган.
  • 1954-1977 елларда Казанда Яңа Савин районы хәрби комиссары.
  • 1977 елда «полковник» дәрәҗәсендә запаска чыккан[2].
  • 1978-1987 елларда Казанда яши, Мәскәү авиация технологияләре һәм җитештерүне оештыру фәнни-тикшеренү институтының Казандагы филиалында директорның кадрлар һәм режим буенча урынбасары булып эшли.

1987 елның 11 ноябрендә Казанда вафат, Казанның Самосырово зиратында җирләнгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

ХәтерҮзгәртү

  • Казанның Яңа Савин хәрби комиссариаты бинасы диварына истәлек тактаташы урнаштырылган.
  • Мамадышта бюсты ачылган.

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Есть на Вятке городок. Казань, 1981.
  2. Советлар Союзы Геройлары — якташларыбыз. Казан, 1990.
  3. Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү