Төп менюны ачу

Александр Невский ордены (ССРБ)

(Александр Невский ордены битеннән юнәлтелде)

Алексадр Невский ордены (рус. орден Александра Невского) — ССРБнең дәүләт хәрби бүләге. 1942 елның 29 июлендә ССРБ Югары Советы Президиумы Указы белән кабул ителгән[1].

Александр Невский ордены
I дәрәҗә
AlexNevskyOrder.png
Ил ССБР байрагы
Төр орден
Кемгә бирелә офицерларга
Кем бирә ССРБ Югары Советы Президиумы
Статус Русия Федерациясе ордены буларак тапшырыла
статистика
Булдыру датасы 29 июль 1942 ел
Беренче бүләкләү 5 ноябрь 1942 ел (өлкән лейтенант И.Н. Рубан)
Бүләкләүләр саны 42 165
Юкка чыгару датасы 29 июль 1942 ел
Чиратлылык
Олырак бүләк III дәрәҗә Богдан Хмельницкий ордены
Кечерәк бүләк I дәрәҗә Ватан сугышы ордены

Рәссамы — Игор Сергей улы Телятников.

Бөек Ватан сугышы чорында 40 000 сугышчы бүләкләнә.

Эчтәлек

Орден статутыҮзгәртү

Бу орден белән Совет Армиясенең аз көч белән күп санлы дошман гаскәрләренә каршы оста көрәшә белүче кыю офицерлары (взводтан алып полк командирына хәтле) бүләкләгән.

ТасвирламаҮзгәртү

Куе кызыл эмаль белән капланган кызыл йолдыз ян-якка нурлар чәчүче ункырлы фигурага урнаштырылган. Йолдызның уртасындагы дәфнә яфраклары белән уратылган калканга 1242 елгы Боз сугышы каһарманы Александр Невский сурәте төшерелгән. (Аның портреты булмау сәбәпле, рәссам кинофильмда А. Невский ролен уйнаган актёр Николай Черкасовның профиль сурәтен урнаштырган). Әйләнәгә Александр Невский дип калку итеп язылган.

Нурлар фонында өстә — ике балта (бердыш), аста — ук, җәя, сөңге, садак сурәте. Түгәрәк калкан астындагы фигуралы кече калканга алтын белән йөгертелгән урак–чүкеч ясалган.

Орден көмештән ясала. Биеклеге 50 мм, үзәгеннән йолдыз очларына кадәр озынлыгы 26 мм.

ТарихҮзгәртү

Өлкән лейтенант Иван Назар улы Рубан иң беренче булып бу бүләккә лаек булды. Сугышта күрсәткән батырлыгы өчен 1942 елның 5 ноябренда аңа Александр Невский ордены тапшырылган. Сталинград шәһәрен саклаганда күрсәткән искиткеч кыюлыгы, тапкырлыгы һәм хәрби осталыгы өчен бирелде. Рубан батальоны танклар белән коралланган алман полкын тар-мар итщ. Көч ягыннан берничә тапкырга өстенрәк булса да, дошман гаскәрләре диңгез пехотачылары саклаган саклану сызыгын үтә алмады. Киресенчә, гаскәренең яртысыннан артыгын югалтып, кире чигенде[2].

ӘдәбиятҮзгәртү

  1. Н.Черкасов. Ватан бүләкләре. Казан, 1975.
  2. Гребенникова Г. И., Каткова Р. С. Ордена и медали СССР. М., 1982.
  3. Шишков С. С., Музалевский М. В. Ордена и медали СССР. Владивосток, 1996.
  4. Дуров В. А. Русские и советские боевые награды. М., 1990.
  5. Дуров В. А. Награды Великой Отечественной. М., 1993.
  6. Дуров В. А. Отечественные награды. 1918—1991. М., 2005.
  7. Горбачёв А. Н. Многократные кавалеры орденов СССР. М., 2006.

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. Сборник законодательных актов о государственных наградах СССР. М., 1984.
  2. «Кызыл флот» газетасы.
  3. Постановление Верховного Совета РФ от 20 марта 1992 года № 2557-I
  4. Русия Президенты Указы № 1099 «О мерах по совершенствованию государственной наградной системы Российской Федерации» (7.IX. 2010)