Фәрит Яруллин музее (Кече Сон)
Викибирелмәләрнең буш элементы |
Фәрит Яруллин музее (рус. Музей Фарида Яруллина) — Татарстанның Мамадыш районы Кече Сон авылында урнашкан муниципаль мәдәният оешмасы (музей). Мамадыш туган якны өйрәнү музее филиалы. Күренекле татар композиторы Фәрит Яруллинның (Фәрит Заһидулла улы Яруллин, 1914—1943) тормышы һәм иҗаты белән таныштыра.
Фәрит Яруллин музее | |
---|---|
Нигезләү датасы | 2016 |
Урын | 422173 ТР, Мамадыш районы, Кече Сон, Совет ур., 17. |
Директор | Светлана Александр кызы Ишпахтина |
Сайт | Музей сайты |
Тышкы рәсемнәр | |
---|---|
Музейдан фотосурәтләр. |
Тарих
үзгәртү1990-елларда ачылган беренче музей бинасы экспонатлары белән янгында юкка чыга. 2016 елның 12 июлендә музей яңа бинада, җирле идарә җитәкчесе Мансур Сәлахов көче белән торгызылган элекке мәдрәсә бинасында ачыла[1].
Экспонатлар
үзгәртүМузейда 2 мең экспонат (музыка уен кораллары, пианино, XX гасыр башы көнкүреш җиһазлары, фотосурәтләр, документлар, газета мәкаләләре, афишалар) тупланган.
Экспозиция Фәрит Яруллинның тормышы һәм иҗаты, музей урнашкан элекке мәдрәсә тарихы, Кече Сон авылы тарихы белән таныштыра. Экспозиция ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Сергей Матвеев җитәкчелегендә оештырылган.
Сылтамалар
үзгәртү- Музей Фарида Яруллина. Музеи России(рус.)
- Открытие музея композитора Фарида Яруллина в с. Малая Сунь Мамадышского района 2019 елның 21 июль көнендә архивланган.(рус.)
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татьяна Мищенко. Медресе 19-го века восстановили в Мамадышском районе – теперь там музей. «Нократ», 6.07.2016(рус.)