Барый Әшрәпов

Камал театры актеры (Казан, Россия)

Барый Әшрәпов, Барый Әшрәп улы Әшрәпов (Әшәрәпов[1], 1922 ел, РСФСР, Татарстан АССР, Мамадыш кантоны, Ишки ― 1982 ел, СССР, РСФСР, ТАССР, Казан) ― драма актеры, Минзәлә дәүләт драма (1950―1953 елларда), Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия (1953―1982 елларда) театрлары артисты, Татарстан АССР атказанган артисты (1976)[2].

Барый Әшрәпов
Туганда бирелгән исеме:

Барый Әшрәп улы Әшрәпов

Туу датасы:

1922 ел(1922)

Туу җире:

РСФСР, ТАССР, Мамадыш кантоны, Ишки

Үлем датасы:

1982 ел(1982)

Үлем җире:

СССР, РСФСР, ТАССР, Казан

Һөнәре:

укытучы, драма актеры

Гражданлыгы:

РСФСР байрагы РСФСР
ССБР байрагы СССР

Активлык еллары:

1950–1982

Бүләк һәм премияләр:

ТАССР атказанган артисты - 1976

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

 
Риза Ишморат. «Серле моң». Гариф ― Б. Әшрәпов, Дилбәр ― Рауза Хәйретдинова. 1957

1922 елда Татарстан АССР Мамадыш кантоны (хәзерге Мамадыш районы) Ишки авылында туган.

Мамадыш педагогия училищесын (1939 елда), Татар театр техникумын (1950 елда) тәмамлаган.

1940 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Монголия Халык Республикасында хезмәт иткән. 1941―1946 елларда – Ерак Көнчыгыш фронты(рус.) бүлгеләрендә взвод командиры.

1946―1947 елларда ― Татарстан АССР Тәкәнеш (1963 елдан Кукмара) районы Кәркәүч авылы җидееллык мәктәбендә укытучы.

1947―1950 елларда Казанда Татар театр техникумында укый.

1950―1953 елларда Минзәлә колхоз – совхоз (1957 елдан дәүләт) театрында хезмәт итә.

1953 елдан вафатына кадәр Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә уйный.

Башкарган рольләре үзгәртү

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Рауза Хәйретдинова. Гомер сәхнәсе (истәлекләр, хатирәләр). Казан: ТКН, 2006, 32-33нче бит. ISBN 5-298-03947-2
  2. Әшрәпов Барый Әшрәп улы
  3. Ашрапов Бари Ашрапович. kino-teatr.ru(рус.)

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү