Вәрис Гали

журналист, язучы

Вәрис Гали, Минневәрис Харис улы Мингалиев (1959 елның 16 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән) ― журналист, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2007). Шәйхи Маннур исемендәге әдәби (2003) һәм «Бәллүр каләм» (2011) премияләре лауреаты. Татарстан Республикасының Журналистлар (1987) һәм Язучылар (2012) берлекләре, СССР (Россия Федерациясе) Журналистлар берлеге әгъзасы (1987).

Вәрис Гали
Туган телдә исем Минневәрис Харис улы Мингалиев
Туган 16 ноябрь 1959(1959-11-16) (64 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш районы, Кече Кирмән
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре журналист, язучы
Җефет Фирая Ганиуллина
Ата-ана
  • Харис Мингали улы (әти)
  • Нурзия Газизулла кызы (әни)
Бүләк һәм премияләре ТР ТР атказанган мәдәният хезмәткәре
Ш. Маннур исемендәге премия
«Бәллүр каләм» премиясе
Сайт Минневарис Мингалиев

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1959 елның 16 ноябрендә Татарстан АССРның Мамадыш районы Кече Кирмән авылында туган. Әтисе Харис һәм әнисе Нурзия ― ВДНХның алтын медаленә лаек булган умартачылар[1]. Әниcе ягыннан бабасы Газизулла Насибулла улы Насибуллин фин, Бөек Ватан, Япон сугышлары ветераны, сугышта 6 медаль белән бүләкләнгән[2]. Минневәрис 1967 елда Кече Кирмән сигезьеллык мәктәбенә укырга керә, Урта Кирмән урта мәктәбен тәмамлый. Читтән торып Казан дәүләт университетының журналистика бүлеген тәмамлаган (1983).

Хезмәт юлы

үзгәртү

1978 елдан Мамадыш районы газетасында корреспондент, бүлек мөдире, җаваплы сәркатип булып эшли.

1984―1985 елларда ― Мамадыш районы кино челтәрендә директор урынбасары һәм директор вазыйфаларын башкара.

1989―1995 елларда ― җәмәгать тәртибендә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзының Мамадыш район комитеты рәисе.

1990―1996 елларда ― Мамадыш район типографиясе директоры.

1996 елдан Мамадыш район газетасы мөхәррир урынбасары булып эшли башлый.

Бүген ― Татмедиа ачык акционерлык җәмгыятенең «Мамадыш-информ» филиалы баш мөхәррире урынбасары.

1996 елдан ― Мамадыш районында эшләүче Шәйхи Маннур исемедәге «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе.

Беренче шигырьләрен, мәкаләләрен туган авылы мәктәбендә укыганда яза башлый. Алар «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй»), Мамадыш районының «Коммунистик хезмәт өчен» (хәзерге «Нократ») газеталарында басылган. Урта Кирмән урта мәктәбендә укыганда, татар теле укытучысы Ләлә Абдуллина оештырган әдәби түгәрәктә иҗат белән ныклап шөгыльләнә башлаган.

«Бәхет күпере» (Чаллы газета-китап нәшрияты, 2001), «Дуслар бүләге» (Чаллы газета-китап нәшрияты, 2001), «Күңелле китап» (2008), «Бөркет тау» (ТКН, 2013), «Матбугат акссакалы» китаплары (барлыгы 8 китап) авторы [3]. Повестьлары, күпсанлы хикәяләре һәм шигырьләре республика һәм район газета-журналларында, төрле күмәк җыентыкларда дөнья күргән. «Мамадышым ― язмышым. Мамадыш судьба моя» энциклопедик басмасының (2005) баш мөхәррире урынбасары һәм авторларының берсе[4]. «Агымсу» әдәби-иҗат берләшмәсе җитәкчесе буларак, берләшмә әгъзаларының йөзгә якын китабын редакцияләп чыгарган. Мамадыш төбәге тарихын өйрәнү белән шөгыльләнә. Тарихи темаларга язмалары республика матбугаты битләрендә дөнья күрә. Мәсәлән, Чаллы шәһәренең «Диамант» типографиясендә «Мең тамырлы Уразбахты» китабы басылып чыккан[5].

Әсәрләрендә җирле материалларга нигезләнеп, катлаулы язмышка ия образлар, сюжетлар тудыра. Геройларының гыйбрәтле тормыш юлы аша дөньяны сөяргә, тормышны, кешеләрне үз итәргә өйрәтә, авырлыкларны җиңеп чыгарга өнди. «Полковник Рахманкол» повесте Пугачев баш күтәрүе заманнары турында сөйли. «Соңгы сәфәр» повесте Мамадыш районы Урта Кирмән авылыннан сугышта сигез улы һәлак булган Фатыйха Әхмәдиевага багышлана. Повесть 2022 елның июнендә «Казан утлары» журналында басылган һәм «Айның иң яхшы авторлары» конкурсының чәчмә әсәрләр номинациясендә җиңеп чыккан.

2024 елда (№ 6) «Мәйдан» журналында көрәш остасы булган авылдашына багышланган «Юан Гаян» хикәясе басылган[6].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү

Шәхси тормышы

үзгәртү

Хатыны Фирая Нәгыймулла кызы Мингалиева (Ганиуллина, 1966 елда Уразбахтыда туган)[7]. «Нократ» газетасы редакциясендә газетаны версткалаучы. Иҗат белән дә актив шөгыльләнә. ВКонтакте социаль челтәрендә «Мамадыш-информ» төркеменең веб-мөхәррире[8].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү
Мәкаләләр

Сылтамалар

үзгәртү