Ирек Мәгасумов

подполковник, Россия Герое (2023)

Ирек Мәгасумов, Ирек Илдус улы Мәгасумов (1988 елның 27 апреле, СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш) ― Россия Федерациясе Кораллы Көчләре хәрбие, подполковник (2022), Россия Федерациясе Каһарманы (2023). Россиянең Украинадагы махсус хәрби операциясендә катнашучы.

Ирек Мәгасумов
Туган телдә исем Ирек Илдус улы Мәгасумов
Туган 27 апрель 1988(1988-04-27) (35 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Мамадыш
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре хәрби
Җефет Анна
Балалар кызы Эмилия
Ата-ана
  • Илдус (әти)
  • Нәзирә (әни)
Бүләк һәм премияләре Россия Федерациясе Каһарманының Алтын йолдыз медале
Батырлык орденыБатырлык орденыБатырлык ордены«Хәрби хезмәттәге уңышлар өчен» медале (СССР/Россия)

 Ирек Мәгасумов Викиҗыентыкта

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1988 елның 27 апрелендә Мамадышта туган. Ирек ― гаиләдә бердәнбер бала. Яшүсмер чагында (2002 елда) әтисе Илдус каты авырудан вафат булган, әнисе һәм бабасы тәрбиясендә үскән. Әнисе Нәзирә Габделбәр кызы балалар сәнгать мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли, мәктәп территориясен чәчәкләр белән бизи.

Ирек Илдус улы Мамадышның 1нче урта мәктәбен тәмамлаган (башта татар классында, соңгы ике классны биредә рус классында укыган). Алга таба хәрби училищега керү өчен спорт белән ныклап шөгыльләнә (авыр атлетика, йөгерү, волейбол). Мәктәптән соң Казан танк училищесына укырга кергән.[1] Анда бер ел укыгач, Советлар Союзы Маршалы К. К. Рокоссовский исемендәге Ерак Көнчыгыш югары гомуми гаскәр команда училищесына[d] (ДВОКУ, Амур өлкәсе Благовещенск шәһәре) күчә һәм әлеге хәрби уку йортын кызыл диплом белән тәмамлый. Ирек Мәгасумов Кемерово өлкәсенә, Юрга шәһәренә, 74нче бригадага[d] (хәрби часть 21005) хезмәт итәргә җибәрелә.[2][3] 2021 елда майор ярты елга Воронежга хәрби өйрәнүләргә китә.

Беренче көннәреннән үк (2021 елның 24 февраленнән) Россиянең Украина җирендәге махсус хәрби операциясендә катнаша. 12 июньдә чираттагы хәрби дәрәҗәне ― подполковник дәрәҗәсен ала. [4]

2022 елның июлендә тәмамланган «Лисичанск казанын томалау» операциясендә «Центр» («Отважные») группировкасы (командующий генерал-полковник Александр Лапин) составында нефть заводын һәм Белогоровка штб алу өчен барган сугышларда катнаша. [5]

РФ Президентының 2023 елның 13 июлендәге Указы белән махсус операция барышында күрсәткән батырлыгы өчен Россия Федерациясе Каһарманы исеме бирелгән.[6]

Хөрмәтләү

Мамадышта Герой исеме алган якташлары хөрмәтенә урамга исем бирергә, ул укыган 1нче мәктәп янында (Азин урамы, 10)[7] бюст һәм мемориаль такта урнаштырырга планлаштыралар. Әнисе Нәзирә Габделбәр кызы «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнә. [8]

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Кемерово өлкәсе Юрга шәһәрендә өйләнгән. Хатыны Анна, кызы Эмилия. Кемерово өлкәсендә яшиләр.

Кеше үтерүдә гаепләнү үзгәртү

2023 елның 11 августында Луганскида Россия гражданкасы булган 18 яшьлек кыз пуля ярасыннан «ашыгыч ярдәм» машинасында вафат була. Бу вакыйгада Ирек Мәгасумовны гаеплиләр. Тикшерү версиясе буенча, подполковник Мәгасумов аны очраклы рәвештә исерек хәлдә атып үтергән[10]. 2023 елның августында аны кулга алалар һәм тикшерү изоляторына (СИЗО) җибәрәләр. «Россия Герое» статусы мондый очракларда мөһим роль уйнамый[11]. 2024 елның 23 апрелендә Луганск Халык Республикасы хәрби судында Герой эше буенча суд процессы башланган. Гаепләнүче үз гаебен катгый рәвештә кире кага[12].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Альфред Мухаметрахимов. «Как не запомнить такого человека»: мамадышцы о Герое России Иреке Магасумове. БИЗНЕС Online, 5.08.2023(рус.)
  2. В/Ч 21005 Юрга – 74-ая ОМСБр, archived from the original on 2023-08-10, retrieved 2023-08-08 
  3. Александр Левчук. Военнослужащий из Кузбасса получил от Путина звание. ngs42.ru, 3.08.2023(рус.)
  4. Светлана Ханова. Мама подполковника Ирека Магасумова: «Сын не разрешает мне плакать». «Нократ», 18.10.2022
  5. Военные рассказали, как замыкался "лисичанский котел". РИА Новости, 05.07.2022(рус.)
  6. Военный из Кузбасса стал Героем России за мужество, проявленное в ходе СВО. АиФ Кузбасс, 03.08.2023(рус.)
  7. МБОУ "СОШ №1 г.Мамадыш" 2021 елның 22 сентябрь көнендә архивланган.
  8. О Герое России Иреке Магасумове. Типичный Чистополь Вконтакте, 5.08.2023
  9. Путин лично наградил участника спецоперации из Татарстана Ирека Магасумова. Татар-информ, 2.08.2023
  10. Глава Кузбасса попросил Бастрыкина взять на контроль дело Героя России об убийстве девушки.
  11. «Ул – безнең өчен барыбер герой»: Кеше үтерүдә гаепләнгән Ирек Мәгъсүмов эше ничек бара? Интертат, 10.10.201
  12. Елена Фенина. В Луганске стартовал суд над Героем России из Мамадыша Иреком Магасумовым. Татар-информ, 23.04.2024

Сылтамалар үзгәртү