Төп менюны ачу

Килдебәк (tat. lat. Kildebäk,ﻛﻳﻟﺩﺌﺒﻪﻙ , үл. 1362) - Алтын Урда ханы (октябрь 1361 - сентябрь 1362). Алтын Урданың низаглашу чорында идарә иткән хан.

Килдебәк
Кильдибек Сарай ал-Джадид 762 г.х..jpg
Алтын Урданың ундүртенче ханы
Вазыйфада
1361–1362
Аңа кадәр Орду Мәлик
Дәвамчысы Мурад
Үлгән 1362(1362)
Әти Җанибәк
Алтын Урда чәчәк ату чорында, 14 гасыр

ТарихҮзгәртү

Чыгышы бәхәсле. Кайбер чыганак буенча - Үзбәк хан оныгы, башка чыганак буенча ялган исем белән йөрүче кеше.

Килдебәк килгәнче тәхет өчен көрәшҮзгәртү

Хызыр 1361 елда үтерелгәннән соң аның улы Тимер Хуҗа һәм энесе Мурад арасында хакимият өчен көрәш башланган. Тимер Хуҗа кыска вакытта хакимияткә килгән, ләкин Мурад Гөлстан шәһәрендә хакимиятне алган.

Дәүләтнең көнчыгышыннан килгән Орду Мәлик 1361 елның сентябрендә Сарай шәһәрен басып алган. Тимер Хуҗа башкаладан качканнан соң Орду Мәлик ай дәвамында хакимияттә торган.

Үзәк хакимият зәгыйфләнгәннән соң Идел буе Болгары Олысы әмире - Булат Тимер Идел буе Болгар дәүләте бәйсезлеген игълан иткән.

Хакимияткә килүҮзгәртү

Килдебәкне тәхет өчен көрәштә бәкләрибәк Мамай яклаган. Килдебәк, тәхеткә икенче дәгъвачы Мурадтан, хакимият өчен көрәштә өстен чыккан һәм 1361 елның октябрендә Орду Мәликне җиңеп Сарай шәһәрен басып алган. Бу сугышта Орду Мәлик вафат булган.

Бастыру сәясәтеҮзгәртү

Килдебәк үз хакимиятен Идел буенда һәм Кавказда җәелдергән. Бәкләрибәк Мамайга Иделгә качкан Тимер Хуҗаны үтерергә боерык биргән һәм Мамай әмерне үтәгән.

Хакимияткә килгәч Килдебәк башкала аксөякләрен үтерә башлаган, шушы бастыру сәясәтен аның ялган исемен асылзатлар фаш итмәс өчен үткәргән. Килдебәк үз ирәгенә[1] әмирләрне чыкырып аларны үтергән, корбаннар арасында элекке бәкләрибәк Могыл Буга, элекке вәзир Сарай-Тимер, Хәрәзм олыс-бәк Нангудай булган.

ТүнтәрелешҮзгәртү

Бастыру сәясәтен үткәрү нәтиҗәсендә башкаланың аксөякләре бүтән тәхеткә дәгъвачы - Мурадны яклаган.

Мурад Гөлистанда гаскәрне җыйганнан соң Сарай шәһәренә юнәлгән. 1362 елда канкойгыч сугышта Мурад Килдебәкне тар-мар иткән. Килдебәк сугышта вафат булган.

Моны да карагызҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. ставка

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Равил Фәхретдинов. ТАТАР ХАЛКЫ ҺӘМ ТАТАРСТАН ТАРИХЫ.
  • Мыськов Е. П. Политическая история Золотой Орды (1236—1313 гг.). — Волгоград: Издательство Волгоградского государственного университета, 2003. — 178 с. — 250 экз. — ISBN 5-85534-807-5
  • Почекаев Р. Ю. Цари ордынские. Биографии ханов и правителей Золотой Орды. — СПб.: ЕВРАЗИЯ, 2010. — 408 с. — 1000 экз. — ISBN 978-5-91852-010-9
  • Селезнёв Ю. В. Элита Золотой Орды. — Казань: Издательство «Фэн» АН РТ, 2009. — 232 с.