Саба аграр көллияте

Саба аграр көллияте, «Саба аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем учреждениесе[1] (рус. Сабинский аграрный колледж) — Татарстанның Саба районы үзәге Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә (2004 елдан шәһәр тибындагы бистә) урнашкан махсус урта белем бирүче уку йорты. 2011 елдан Казан дәүләт аграр университетының фәнни-белем бирү кластерына керә[2].
Гамәлгә куючысы (2013 елдан) — Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы[3].
Директор (2005 елдан) — Закирҗан Миңнемулла улы Бикмөхәммәтов (1963)[4], авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты (2004).

Саба аграр көллияте
Элеккеге исемнәр Саба һөнәри лицее-104 (2009 елга кадәр)
Нигезләү елы 1980
Урын Россия байрагыТатарстан байрагы Саба районы
Адрес 422060 ТР Саба районы, Байлар Сабасы, Кол Гали ур., 45нче йорт.
Сайт http://saby-cak.3dn.ru/
Көллият бинасы

Тарих үзгәртү

2009 елда ТР министрлар кабинеты карары[5] белән 104нче Саба һөнәри лицее Саба аграр көллияте итеп үзгәртелә.

2008 елда укуханә «Мәгариф» милли проекты буенча 68 млн сумлык грант ота.

Укуханәнең уку корпусы янында 3 катлы тулай торагы бар.

2015 елда «РФның иң яхшы 100 көллияте» проекты исемлегенә кергән.

Белгечлекләр үзгәртү

2017-2018 уку елына Саба аграр көллиятенә ТР мәгариф һәм фән министрлыгы фәрманы[6] буенча 150 студент кабул ителә.

  • Бина һәм корылмаларны төзү һәм файдалану
  • Электр белән тәэмин итү
  • Авыл хуҗалыгын механикалаштыру
  • Икътисад һәм бухгалтер исәп-хисабы[7]

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү