Марат Гәрәев (1962)
Бу музыка продюсеры турында мәкалә, опера җырчысы турында моннан укыгыз
Марат Гәрәев | |
Төп мәгълүмат | |
---|---|
Тулы исеме |
Марат Мәүлет улы Гәрәев |
Туу көне |
22 сентябрь 1962 (62 яшь) |
Туу урыны | |
Эшчәнлек еллары |
1998 - х. в. |
Дәүләт | |
Һөнәрләр |
продюсер |
Жанрлар |
эстрада |
Коллективлар |
«Барс-Медиа» ЯАҖ |
Бүләкләр | |
barsmedia.ru |
Марат Гәрәев, Марат Мәүлет улы Гәрәев (1962 елның 22 сентябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Саба районы, Олы Шыңар ) — продюсер, «Барс-Медиа» компанияләр төркеме директорлар советы рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).
Тәрҗемәи хәле
үзгәртү1962 елның 22 сентябрендә Саба районы Олы Шыңар авылында туган. Казан дәүләт педагогия институтының тарих-филология факультетын (1985), Вольск тыл югары хәрби укуханәсен (1989) тәмамлаган.
Хезмәт юлы
үзгәртү1985—1993 елларда — ССРБ (РФ) Кораллы Көчләрендә хезмәт итә.
1994—1998 елларда — «Полимиз» АҖ тәэмин итү бүлеге башлыгы урынбасары.
1998—2009 елларда — «Барс-Медиа» ЯАҖ генераль директоры.
2010—2019 елларда — «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» ҖЧҖ (рус. ООО "ИДЦ «Барс-Медиа») директорлар шурасы рәисе.
Шоу бизнестан китүе
үзгәртү«Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» — татар эстрадасы базарында иң эре компания. 1998 елда төзелгән әлеге оешманың максаты булып үсеп килүче татар шоу-бизнесын үстерү тора. Хәзер «Барс-Медиа» структурасына продюсерлык үзәге, реклама агентлыгы, TMTV телеканалы, «Татар радиосы» радиостанцияләре челтәре һәм «Татар җыры» халыкара фестивале керә.
Татар эстрадасында әйдәп баручы «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» ҖЧҖ (рус. ООО "ИДЦ «Барс-Медиа») директорлар шурасы рәисе Марат Гәрәев үзе һәм «Барс-Медиа» компаниясе директоры булган кызы Динәнең әлеге эшчәнлектән тулысынча китүләре турында хәбәр итте. Ул моны акционерлар арасында килеп чыккан аңлашылмаучанлыкларга бәйләп аңлата[1][2].
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
үзгәртү- 2005 — «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медале
- 2019 — Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе — «музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе, күп еллык нәтиҗәле хезмәте өчен»[3].
Гаилә хәле
үзгәртүӨйләнгән. Кызы Динә, «Барс-Медиа» компаниясе директоры; улы Булат - «Барс-Медиа» акционеры.
Бертуганы Камил Мәүлет улы Гәрәев, «Барс медиа» компанияләр төркеме директорлар шурасы рәисе, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (2019).
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Гөлнара Сабирова. Марат Гәрәев үзенең һәм кызы Динә Гәрәеваның шоу бизнестан тулысынча китүен әйтте. «Ватаным Татарстан», 6.07.2019
- ↑ Татарская эстрада в шоке: шеф «Барс-Медиа» покидает компанию в канун 20-летия «Татар җыры» из-за конфликта с партнерами. БИЗНЕС Online, 7.08.2019(рус.)
- ↑ Рөстәм Миңнеханов «Татар җыры» фестивален оештыручыларга мактаулы исем бирде. Татар-информ МА, 21.12.2019
Сылтамалар
үзгәртү- «Барс-Медиа» инновацион эшлекле үзәге» ҖЧҖ сайты 2019 елның 23 декабрь көнендә архивланган.