Азат Әхмәдуллин
Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин — татар әдәбият белгече һәм тәнкыйтьче, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясенең мөхбир әгъзасы (1994 елдан), ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1982 ел).
Азат Әхмәдуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Азат Гыйльмулла улы Әхмәдуллин |
Туган | 13 октябрь 1932 (88 яшь) Байлар Сабасы, Татарстан |
Яшәгән урын | Николаев урамы, 5[1] |
Һөнәре | әдәбият белгече, филолог |
БиографияҮзгәртү
Азат Әхмәдуллин 1932 елның 13 октябрендә Татарстанның Саба районы Байлар Сабасы авылында туа. Шунда урта белем ала. Аннан соң Казан дәүләт университетында укый. Ике ел Тубыл пединститутында укыта . 1958—1961 елларда Казанда Тел, әдәбият һәм тарих институтында аспирантурада укый, Татарстан радиокомитетында эшли. Аны тәмамлагач, шунда ук фәнни эшкә калдырыла. 1981—1999 елларда КДУда эшли, 1999-2004 елларда КДПУда татар әдәбияты кафедрасын җитәкли.
Азат Әхмәдуллин 1964 елда — кандидатлык, ә 1987 елда докторлык диссертациясен яклый. Әдәбиятка ул тәнкыйтьче буларак килә. Соңрак әдәбият тарихы, бигрәк тә драматургия белгече буларак таныла.
КитапларҮзгәртү
- Әдәбият белеме сүзлеге, Казан, 1990 ел.
- «Фәтхи Бурнаш» (1967) — монография
- «Ничек сурәтләргә сине, замандаш?» (1976) — монография
- «Сәхнә әдәбияты һәм тормыш» (1980) — әдәби тәнкыйть мәкаләләре җыентыгы
- «Горизонты татарской драмы»
- «Татарская драматургия»
ЧыганакҮзгәртү
- ↑ Жители.инфо сайты