Зәки Хәбибуллин
Зәки Хәбибуллин — Советлар Берлеге каһарманы, подполковник, укчы полк командиры.
Зәки Хәбибуллин | |
---|---|
Туган телдә исем | Зәки Хәбибулла улы Хәбибуллин |
Туган | 28 июль 1911 Казан губернасы, Саба районы, Югары Утар авылы |
Үлгән | 1 май 1945 (33 яшь) Ной-Руппин (Польша). |
Күмү урыны | Польша |
Милләт | татар |
Ватандашлыгы | ССРБ |
Һөнәре | Бөек Ватан сугышында подполковник, укчы полк командиры. |
Сәяси фирка | Советлар Берлеге коммунистик фиркасе |
Җефет | Вазыйфа |
Ата-ана |
|
Катнашкан сугышлар/алышлар | Совет-фин сугышы һәм Алман-совет сугышы |
Бүләк һәм премияләре | Советлар Берлеге Героеның Алтын йолдызы (1945), һ.б. |
Хәрби дәрәҗә | подполковник[d] |
Тормыш юлы
үзгәртүХәбибуллин Зәки Хәбибулла улы 1935 елда хәрби-сәяси училище һәм 1940 елда политсостав курсларын тәмамлаган. 1939-1940 елларда совет-фин сугышында катнашкан. Бөек Ватан сугышы фронтына 1941 елда киткән. 1944 елда М. В. Фрунзе исемендәге Хәрби академия каршында оештырылган курсларны тәмамлаган. Зәки Хәбибуллин 1 нче Белорусия фронты составындагы 61 армиягә кергән 311 нче укчы дивизиянең 1069 нчы укчы полкы белән җитәкчелек итә. З.Хәбибуллинның батырлыгы Висла елгасы белән бәйле.
Балтыйк буеннан 1 нче Белорусия фронтына күчерелгән Двина укчы дивизиясе һөҗүмнең төп юнәлешенә эләгә. Командование двиналылар алдына боз өстеннән Висла елгасы аркылы чыгу һәм Пульпо районында гитлерчылар оборонасын өзү бурычын куя. Дивизия командиры булачак һөҗүмдә төп бурычны подполковник Хәбибуллин полкы үтәргә тиеш дип таба. Полк көчле ут астында юка боз өстеннән елганың көнбатыш ярына беренче булып чыгарга һәм немецларның сигез айдан артык вакыт эчендә җентекләп корган өч полоса ныгытмаларын өзеп үтәргә тиеш була. Үз дивизиясендә генә түгел, корпуста да, армиядә дә Хәбибуллин иң яхшы полк командирларының берсе булып санала. Бу югары абруйны офицер Ленинград һәм Рига яннарындагы сугышларда, хәрби тәҗрибәсе һәм армиядә озак вакытлар хезмәт итүе белән яулап алган.
14 гыйнварга каршы төндә совет гаскәрләре Висланың көнчыгыш ярында сугышчан хәрәкәтләргә тулысынча әзер торалар. Хәбибуллин полкы беренче эшелонда була. Советлар Берлеге каһарманы капитан Маматов батальоны исә төнлә боз өстеннән елганы ике өлешкә бүлеп торган Кемпа-Канарска утравына үтә. Атакалаучы роталар яр буена чыккач, саперлар тарафыннан мина кырларында әзерләнгән тыкрыклар аша немецларның траншеяларына бәреп керәләр. Подполковник Хәбибуллин атаканың барышы турындагы хәбәрне түземсезлек белән көтә. Озакламый команда пунктына алгы отрядның уңышлы рәвештә һөҗүм итеп баруы турында беренче хәбәрләр килә. Ун сәгатьтә капитан отрядның Пульконы алуы турында хәбәр итә. Елга аша кичкән икенче һәм өченче батальоннар алгы отрядтан сулдарак хәрәкәт итәләр һәм артиллерия булышлыгында фашистларны Острувек авылында атакалыйлар Пулькода дошман тар-мар ителә. Икенче көнне полковник һөҗүмне дәвам иттерә һәм дошман тарафыннан ныгытылган Канары авылын штурмлый. Алга киткән полк дошманның тылына куркыныч тудыра. Дивизия немецларны ял һәм тынгы белми һаман эзәрлекләп бара, һәр көнне Польшаның яңа шәһәрләре азат ителә. Сугышларда үзен бик яхшы күрсәткән Хәбибуллин полкы 18 гыйнварда Сохачев һәм Лович шәһәрләрен, 19 гыйнварда Луҗ, 22 гыйнварда Аргенау һәм Александров шәһәрләрен алганы өчен командование приказларында билгеләп үтелә. Шушы уңышлы һөҗүм нәтиҗәсендә дивизия немец гаскәрләренең Варшава тирәсендә тупланган төркемнең тылына барып чыга. Дошманга камалу куркынычы яный башлый. Сугышчан бурычны уңышлы үтәгәне өчен дивизиягә Кызыл Байрак ордены тапшырыла. Ә подполковник Зәки Хәбибуллин исә 1945 елның 27 февралендә Советлар Союзы Герое исеменә лаек була.
Соңгы сугыш
үзгәртүГенерал Владимиров дивизиясе Берлинга таба бара. Бу юлда кечерәк ике шәһәр Альт-Руппин һәм Ной-Руппин торалар. Дивизиянең үзәк, удар полкы булган 1069 нчы укчы полкы төн караңгылыгыннан оста файдалана. Таң алдыннан зур югалтусыз Альт-Руппин шәһәре алына. Ной-Руппин шәһәрендә гитлерчыларның булу-булмавы билгеле булмый. Шулай ук күпернең ни дәрәҗәдә саклануы да билгесез. 1 май көнне иртә белән Хәбибуллин 2 нче батальон командиры капитан Саввотинга бер рота автоматчыны күпер аша Ной-Руппинга җибәрергә боера. Ә ике ротага күпердән ерак түгел позициягә урнашып, сигнал көтәргә куша. Генерал-майор Б.А. Владимиров үтенечен тагын катгый рәвештә кире кага. Полк штабыннан кузгалмаска, штабтан торып идарә итәргә приказ бирә. Күпер өчен барган сугыш кискенләшә. Хәбибуллин полкы белән алгы сызыкка ыргыла. Фашистларны ярсып кыйнаган Зәки Хәбибуллин күпергә якынлашканда, күпер тирәли атышлар бара. Күпер өстендә яткан ротага баш күтәрергә дә мөмкинлек юк. Үзе белән килгән майор Орловскийга һәм тагын берничә кешегә полкның төп көчләрен бирегә юнәлдерергә, Байракны алып чыгарга һәм полк артиллериясенә ут нокталарын юк итәргә боера. Үзе атыш кимегән арада күпергә ыргыла. Командирны алгы сафта күргән сугышчылар бердәм күтәреләләр. Хәбибуллин күперне йөгереп уза. Баш өстендә пулялар сызгыра. Подполковникка дошман пулясы эләгә һәм ул 1945 елның 1 маенда һәлак була. Зәки Хәбибуллинның үлеме аеруча үкенечле була: сугыш тәмамланырга санаулы көннәр генә калганда аның гомере 33 яшендә өзелә. Старград-Шециньски шәһәрендә җирләнә (Польша).
Мәңгеләштерү
үзгәртүЗәки Хәбибуллинның туган җирендә бюст кулган. Псков өлкәсе Невель шәһәрендә бер урам аның исеме белән аталган. Шунда ук геройга мемориаль такта куелган.
Чыганаклар
үзгәртү- Татарский энциклопедический словарь. Казань: Институт татарской энциклопедии АН РТ, 1999. ISBN 0-9530650-3-0
Әдәбият
үзгәртү- Батырлар китабы. Казан: ТКН, 2000. ISBN 5-298-01001-6