Иван Башкиров (1926)

Иван БашкировСоветлар Берлеге каһарманы, сержант, укчы полк командиры.

Иван Башкиров
Туган телдә исем Башкиров Иван Сергей улы
Туган 1926(1926)
Татар АССР, Саба районы, Завод-Нырты авылы
Үлгән 5 февраль 1945(1945-02-05)
Польша
Күмү урыны Западно-Поморское воеводство[d]
Милләт рус
Ватандашлыгы / ССРБ
Һөнәре Бөек Ватан сугышында сержант, пулемет расчеты командиры.
Ата-ана
  • Сергей (әти)
Катнашкан сугышлар/алышлар Алман-совет сугышы
Бүләк һәм премияләре Советлар Берлеге Героеның Алтын йолдызы Совет Берлеге Каһарманы (1945),
Ленин орденыКызыл Байрак ордены, III дәрәҗә Дан ордены, медальләр
Хәрби дәрәҗә сержант[d]

Тормыш юлы үзгәртү

Башкиров Иван Сергей улы 1926 елда Саба районының Завод-Нырты авылында туган.

Бөек Ватан сугышы фронтына 1944 елның июнь аенда алына. Бу вакытта совет гаскәрләре Беларуста һөҗүм сугышлары башлап җибәрергә җыеналар. Иван Башкиров иң элек запастагы полкта пулеметчы осталыгын үзләштерә, ярты елдан соң инде фронтның алгы линиясендә була. Яшь солдат Ковель янындагы, Көнбатыш Буг ярларындагы һөҗүм операцияләрендә, Польша җирләрен фашистлардан азат иткәндә гитлерчыларның контратакаларын куркусыз кире кайтара. Иван Башкиров 1945 елның 15 гыйнварында Легьоново (Польша) шәһәре тирәсендә Висла елгасын кичеп, аның сул як ярында плацдарм яулаганда, үзенең пулеметы белән алга чыгып, совет гаскәрләре көчләрнең алга баруын тәэмин иткән. Варшава-Модлин шоссесы участогын яулауга булышкан. Аңа батырлыгы һәм тапкырлыгы өчен Батырлык өчен медале, Кызыл Йолдыз ордены һәм сержант исеме бирелә. Иван Башкиров 487 нче укчы полкның (143 нче укчы дивизия, 47 нче армия, 1 нче Беларус фронты) пулемет расчеты командиры хезмәтен башкара.

1945нче елның 5 февралендә Дейч-Кроне шәһәре-крепосте (Валч шәһәре, Польша) өчен барган сугышларда һәлак була. Башкиров үзенең пулеметы белән бер җимерек йортка урнашып, чолганышны өзәргә җыенган гитлерчыларны бер-бер артлы юк итә. Пулемет кинәт тынып кала, патроннар бетә. Иван Башкировка бирелергә кушалар, ул кулына граната алып дошман өстенә ташлана. Иван Башкиров шулай батырларча һәлак була. Висланы кичү өчен барган сугышларда үзен аеруча күрсәткән Иван Башкировка үзе үлгәч, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1945 елның 27 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ленин ордены, III дәрәҗә Дан ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Мәңгеләштерү үзгәртү

Иван Башкиров исеме туган авылындагы мәктәпкә бирелгән. Саба районы үзәгендә бюсты куелган.

Чыганаклар үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү

Башкиров Иван Сергеевич

Искәрмәләр үзгәртү