Гариф Багданов
Гариф Багданов (11 декабрь 1889, Зур Тигәнәле, Пәләнкә (Рамадан) вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе — 10 август 1955 (65 яшь), Казан, РСФСР, СССР) — педагог, тәрҗемәче. Туган авылында (1910-1917), Казанның төрле уку йортларында укыта (1917-1946); Казан педагогика укуханәсендә уку-укыту бүлеге мөдире (1934-1946). Мөхетдин Корбангалиев, Насыйх Мөхетдинев, Садри Җәлал белән автордашлыкта табигать белеме һәм математикдан дәреслекләр яза. Тәрҗемәләре: «Хуҗа һәм приказчик» («Бедность не порок», А.Островский, 1907), «Көнче ир» («Ревнивый мужчина», Ф.Рутковский, 1910).[1]
Гариф Багданов | |
---|---|
Туган | 11 декабрь 1889 Зур Тигәнәле, Пәләнкә (Рамадан) вулысы, Спас өязе, Казан губернасы, Россия империясе |
Үлгән | 10 август 1955 (65 яшь) Казан, РСФСР, СССР |
Әлма-матер | «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе һәм Казан Татар укытучылар мәктәбе |
Искәрмәләр
үзгәртү- ↑ Татарская энциклопедия. В 6 томах. Том 1. А — В