Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе

Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе

Ырынбур Татар укытучылар мәктәбе
Нигезләү елы 1872
Ябылу елы 1890
Урын Русия империясе байрагы, Калып:Герб, Калып:Герб/Ырынбур
Адрес Ырынбур губернасы, Ырынбур шәһәре

1872 елның 27 мартында “Татар укытучылар мәктәпләре турындагы Нигезләмә” игълан ителә. Шул нигезләмә буенча Ырынбур уку округының Татар укытучылар мәктәбе 1872 еның 6 сентябрендә Уфада ачыла. Мәктәпне оештыру мәшәкатләре мәгариф инспекторы булып эшләүче Вилһелм Радлов җилкәсенә төшә. Ул мәктәпнең финанс-матди өлешен кайгырта, укытучылар һәм укучыларны җыя.[1] Мәктәп Уфаның хәзерге Гоголь урамында, 68 йортта урнашкан. Мәктәп каршында башлангыч татар училищесы оештырыла. Мәктәпнең беренче инспекторы (директоры) — Госман Саинов.

1876 елда халык мәгърифәте министры Д.А. Толстой Ырынбур уку округында тикшерү уздыра. Министр мәктәп укучыларының урыс телен белү дәрәҗәсе белән канәгать калмый. Ул моның сәбәбен мәктәпкә Уфа Диния нәзәраты һәм мөфти Сәлимгәрәй Тәфкилев йогынтысына бәйли. 1877 елның ахырында мәктәп һәм училище Ырынбурга күчерелә.

Татар укытучылар мәктәбенә укучылар 16 яшьтән, социаль катламга карамыйча кабул ителгәннәр.

18 ел эчендә мәктәпне нибары 88 кеше тәмамлап чыкты.

1890 елда мәктәп ябыла. Укучылар Казан татар укытучылар мәктәбенә һәм Кызылъяр түбән авыл хуҗалыгы мәктәбенә күчерелә. 1890 елда Ырынбур уку округы попечителе биргән сыйфатлама буенча, мәктәп “үзен акламады”, чөнки “мөселман татарлар арасында урыс рухында аң-белем тарату һәм урыс кавеме белән якынлаштыру” өметләре акланмаган.

Мәктәпнең шәкертләре арасында Гайсә Еникеев (укуын тәмамлагач, ул шунда укытырга калдырыла), ахун, Дума депутаты Шакир Тукаев, аваз методына нигезләнгән беренче әлифба авторы Имаметдин Сәйфуллин булалар.

ЧыганакларҮзгәртү

  • Мухаммед-Сафа Биккенин и Василий Васильевич Радлов: из истории первого в Казанской губернии татарского начального училища