Айрат Арсланов (артист)

Айрат Гәрәй улы Арсланов — артист, нәфис сүз остасы, эстрада режиссеры, ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе.

Айрат Арсланов
Туган телдә исем Айрат Гәрәй улы Арсланов
Туган 10 апрель 1928(1928-04-10)
Ахун, Бүздәк районы, Башкортстан
Үлгән 23 апрель 2010(2010-04-23) (82 яшь)
Казан, Татарстан
Күмү урыны Яңа бистә зираты
Яшәгән урын Чехов урамы[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Русия театр сәнгате университеты[d]
Һөнәре артист, диктор, режиссер
Эш бирүче Галиәсгар Камал исемендәге Татар театры һәм Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе
Җефет Мәрьям Арсланова
Балалар кызлары Гөлнар, Алсу[2]
Бүләк һәм премияләре ТАССР Һәм РСФСРның халык артисты,
Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе
И. Шакиров (с), Р. Яхин, А. Арсланов, Үмәр Даһер, М. Макаров, В. Шәрипова, М. Әхмәтов. Һелсинки, 1968

Айрат Арсланов 1928 елның 10 апрелендә Башкортстанның Бүздәк районы Ахун авылында туа. 1949 елда ул Татар дәүләт театр училищесының актерлык бүлеген, 1967 елда А.В. Луначарский исемендәге Мәскәү театр сәнгать институтының актерлык факультетын тәмамлый. 1948 елдан Татар радиосында диктор, 1956-61 елларда Татар академия театрында артист булып эшли. 1961-65 елларда Казан телевидение студиясендә актер һәм диктор, 1965тән Татар дәүләт филармониясе эстрада артисты һәм 1985 елдан режиссеры булды.

Айрат Арсланов 2010 елның 23 апрелендә Казанда вафат була[3].

Хәтер үзгәртү

Казан шәһәр Думасының 2015 елның 4 мартындагы 24-41 санлы карары белән Казанның Салават күпере кече районындагы яңа формалашкан урамга Айрат Арсланов исеме бирелгән.[4]

Искәрмәләр үзгәртү

 
Истәлек тактасы. Казан, Чехов ур.,53
  1. бирелмәләр нигезе
  2. Мин сине ничек яраттым. Казан: «Ак Барс», 2004
  3. Айрат Арсланов вафат
  4. архив күчермәсе, archived from the original on 2017-05-18, retrieved 2017-05-15 

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү