Фәтхи Бурнаш

татар совет драматургы, шагыйре һәм прозаигы
(Фәтхи Борнаш битеннән юнәлтелде)

Фәтхи Бурнаш, тулы исеме Фәтхелислам Закир улы Бурнашев (18981942) — күренекле татар шагыйре, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе, тәрҗемәче.

Фәтхи Бурнаш
Туган телдә исем Фәтхелислам Закир улы Бурнашев
Туган 13 гыйнвар 1898(1898-01-13)
Чуашстанның Батыр районы Кыр Бикшеге авылы
Үлгән 1 август 1942(1942-08-01) (44 яшь)
билгесез
Яшәгән урын Ошибка Lua в Модуль:Sources на строке 178: attempt to concatenate local 'letter' (a nil value).
Милләт татар
Әлма-матер «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе
Һөнәре шагыйрь, драматург, публицист, тәрҗемәче
Эш бирүче «Кызыл Армия»
Сәяси фирка Советлар Берлеге коммунистик фиркасе

Ул 1898 елның 13 гыйнварында элекке Сембер губернасының Буа өязе (хәзерге Чуашстанның Батыр районы) Кыр Бикшеге авылында мулла гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә башлангыч белем алганнан соң, 1907 елда әтисе аны Казанның «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә урнаштыра. Күпчелек шәкертләр кебек үк, Фәтхелислам да мәдрәсәнең югары классларында үз көнен үзе күреп укый: җәйләрен казакъ далаларында мөгаллимлек итә яки Мәкәрҗәгә барып, көнлекче эшләрдә йөри, 1916 елда ул «Мөхәммәдия»не бөтенләй ташлап чыга һәм, үзлегеннән хәзерләнеп, дүрт класс гимназия программасы күләмендә рус теленнән имтихан тота.

Октябрь инкыйлабыннан соң Үзәк мөселман хәрби коллегиясе органы «Кызыл Армия» газетасының мөхәррире булып эшли.

1920-30 елларда аның драма әсәрләре татар сәхнәсеннән төшми, тамашачылар арасында искиткеч популярлык казана.

1940 елны кулга алына, 10 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә.[1]

Искәрмәләр үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү