Аккүл-Тараклы
Пинзә өлкәсендәге татар авылы
Аккүл-Тараклы (рус. Белозерка) — Пенза өлкәсенең Спасск районына керүче татар авылы.
Аккүл-Тараклы | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Өлкә | Пенза өлкәсе |
Район | Спасск районы |
Координатлар | 53°47'N, 43°9'E |
Элеккеге исемнәр | Азорки |
Халык саны | 77 кеше |
Милли состав | татарлар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Авылда 2004 елда 42 йортта 77 кеше яшәгән.
Авылны тараклы токымлы нугай татарлары нигезләгән була. Тараклы сүзе шуннан чыккан. Ә азорки дигәне - мордвачадан азор ки - патша юлы. Бу юл 13-14 гасырларда авыл аша үткән.
Совет чорында авылга Аккүл исемен бирәләр.
Бу авылда мәшһүр драматург һәм режиссер Кәрим (Мөхәммәткәрим) Тинчурин (1887-1937) дөньяга килгән.
Чыганаклар Үзгәртү
Бу — Пенза өлкәсе географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |