Югары Әләзән
Пинзә өлкәсендәге татар авылы
Югары Әләзән (рус. Верхний Елюзань) — Пенза өлкәсенең Городище районына керүче зур татар авылы. Городищедан 34 км ераклыкта урнашкан. Биредә авылны Аймбура дип йөриләр.
Югары Әләзән | |
Дәүләт | Россия |
---|---|
Нәрсәнең башкаласы | Верхнеелюзанский сельсовет[d][1] |
Административ-территориаль берәмлек | Верхнеелюзанский сельсовет[d][1] |
Сәгать поясы | UTC+03:00 |
Халык саны | 2824 (2021)[2] |
Почта индексы | 442328 |
Авылда 2004 елда 819 йортта 3248 кеше яшәгән.
Югары Әләзәнне 1648 елда "чирек" татарлары нигезләгән. Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо – «түбән үзән каберлеге»н аңлата.
Авылда мәктәп, амбулатория, китапханә һәм тарихи мәчет бар (19 гасырда корылган).
Мәктәптә 2010/11 уку елында 378, 2012/13 уку елында - 354 бала укыды. Укыту рус телендә алып барыла, татар теле дәрес буларак кына керә. Башлангыч сыйныфларда уку-укыту бик авыр бара, чөнки балалар мәктәпкә бер сүз русча белмичә киләләр.[3]
Искәрмәләр
үзгәртүЧыганаклар
үзгәртү
Бу — Пенза өлкәсе географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |