Качкару

Пинзә өлкәсендәге татар авылы

Кыти иле (Котый, рус. Кутеевка, шулай ук Качкару) — Пенза өлкәсенең Белинский районына керүче татар авылы.

Качкару
Дәүләт Flag of Russia.svg Россия
Нәрсәнең башкаласы Кутеевский сельсовет[d][1]
Административ-территориаль берәмлек Кутеевский сельсовет[d][1]
Почта индексы 442282

Авылда 2004 елда 413 йортта 1130 кеше яшәгән. 2011 елда 474 хуҗалыкта 1112 кеше яшәгән.

Тарихи белешмәҮзгәртү

Борынгы Качкару – 7 мәчетле авыл. Архив чыганакларыннан күренгәнчә, биредә 1723 елда 343 ир-ат яшәгән, димәк, тагын шуның кадәр яки аннан да артык хатын-кыз, балалар да булган, бу исә XVIII гасыр башында Качкаруда меңнән артык кеше гомер иткән дигән сүз. 1745 елда исә авылда 404 ир-ат, 1762дә – 435, 1795 елда 540 ир-ат һәм шуның кадәр хатын-кыз яшәгәнлеге билгеле. Ә инде XIX гасыр башында, ягъни 1805 елда Качкаруда 708 ир-ат, 766 хатын-кыз яшәгән, һәр татар гаиләсендә җиде-сигез бала булганлыгын истә тотсак, Качкару ул вакытта өяз шәһәрен хәтерләткән. Качкару элек-электән бай, хәлле авыл булган, җирле тарихчы Кадир Акъегет язуынча, «1864 елда биредә 4 мәчет, 1 икмәк кибете, 3 ярма тегермәне, 2 тимерчелек, 5 җил тегермәне эшләгән».[2]

Атамасы кеше исеме - Кытидан чыккан. Элек авыл Сюзгар дип аталган (мордвачадан сеземс коряс - кичүгә каршы).

Танылган шәхесләрҮзгәртү

Качкару авылыннан бөтен төрки-татар дөньясына билгеле шәхесләр чыккан, шуларның иң данлыклысы – Шакир паша. XIX гасыр уртасында Качкаруда туып-үскән, Мөхәммәтшәриф мулланың улы Мөхәммәтшакир Яваев хәрби хезмәткә алына һәм 1877-1878 елларда рус-төрек сугышында катнаша. Биредә ул төрекләргә әсирлеккә төшә. Мөхәммәтшакир берничә ай төрек зинданнарында ятарга мәҗбүр була. Әмма бу татар егетенең динилеген, төрмәдә дә намазларын калдырмавын күреп, аның зур гыйлем иясе булуын, берничә чит телдә аралаша алуын аңлап, төрекләр Мөхәммәтшакирны азат итә, Төркия армиясенә хезмәткә чакыралар.

ИскәрмәләрҮзгәртү

  1. 1,0 1,1 ОКТМО
  2. Кадир Акъегет. Алты авыл. – Казан, 2010, 95 бит.

ЧыганакларҮзгәртү