Лакау
Пинзә өлкәсендәге татар авылы
Лакау (рус. Татарская Лака) — Пенза өлкәсенең Вадинск районына керүче татар авылы. Татар Лакасы авылы советына керә. Вадинсктан 15 км ераклыкта урнашкан.
Лакау | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Өлкә | Пенза өлкәсе |
Район | Вадинск районы |
Координатлар | 53°49'N, 42°52'E |
Беренче телгә алу | 1686 |
Халык саны | 333 кеше |
Милли состав | татарлар, руслар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Русча атама | Татарская Лака |
Иң борыңгы мишәр авыллары рәтенә керә. Элекке Керенск өязе башка татар авыллары шикелле ук ул руслар килгәнче корылган була. Нугай яуларын туктату өчен беренче ныгытма линияләре бу авыллар аша узган.[1] Биредәге татар-казаклар чик хезмәтен башкарганнар.
Авылда 2004 елда 111 йортта 333 кеше яшәгән. Хәзер авылның күпчелеген руслар тәшкил итә. Рус чиркәве төзелгән.
Авыл атамасы фин-угырча чорма, манара мәгънәсен аңлата.
Искәрмәләр Үзгәртү
- ↑ Р.Г. Мухамедова «Татары — мишари — Историко-этнографическое исследование» Москва: «Наука» 1972 г.
Чыганаклар Үзгәртү
Шулай ук карагыз Үзгәртү
Бу — Пенза өлкәсе географиясе турында мәкалә төпчеге. Сез мәкаләне үзгәртеп һәм мәгълүмат өстәп, Википедия проектына ярдәм итә аласыз. |