Али (Неверкин районы)
Али авылы (рус. Алеево) — Пенза өлкәсенең Неверкин районына керүче татар авылы.
Али авыл | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Өлкә | Пенза өлкәсе |
Район | Неверкин районы |
Координатлар | 52°44'N, 46°56'E |
Авыл советы рәисе | Фәрит Әбүбәкеров |
Беренче телгә алу | 1709 |
Халык саны | 1305 кеше |
Милли состав | татарлар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 442483 |
Русча атама | Алеево |
Сыйфатлама үзгәртү
386 хуҗалыкта 1305 кеше яши (2011). Шул исәптән эш яшендәге 670 кеше, 298 пенсионер, 152 мәктәп баласы, 89 мәктәпкәчә яшьтәге бала. Ел саен уртача 12-16 бала туа. 2008 елда хәтта 22 сабый дөньяга аваз салган.
Авыл 70% газландырылган, 30% Интернетланган. Авылда 100 кеше эшли торган хуҗалык бар. Җир азлыгы (3 мең га) комачау итми. 10-15 км якын-тирәдәге авылларда җирне арендага алалар. Фермада 298 баш мөгезле эре терлек, хуҗалыкларда тагын 306 испәпләнә. Фермерларга эшне җәелдерергә шул ук җирсезлек комачаулый. Аның каруы эшмәкәрлек үсеш алган. 6 сату ноктасы, 1 АЗС, 3 такта яру җайланмасы.
1789 елны тартып алынган дворянлык титулларын кайтарырга йөргән сәүдәгәр Әхсән Еналеев гаризасында Илим-Кыдады елгасы башындагы җирләрне 1680 елда рус патшасы аның бабаларына бүләк ителүен раслаган борынгы ярлыклар турында язылган. 1747 елда Али авылындагы 279 җан Адмиралтействога беркетелгән. Аларга лашманчылык йөкләтелгән.