Урта Әләзән
Урта Әләзән — татар авылы. Пенза өлкәсенең Городище районында урнашкан. Райондагы өч татар авылының берсе. Дөньядагы татар авылларыннан иң зрусы буларак санала. Урта Әләзән авыл җирлегендә 2450 хуҗалыкта 9410 кеше яши (кечкенә Смычка авылы белән бергә).
Урта Әләзән | |
---|---|
![]() | |
Ил | Россия |
Өлкә | Пенза өлкәсе |
Район | Городище районы |
Координатлар | 53°1'N, 45°57'E |
Нигезләнгән | 1681 |
Халык саны | 9410 кеше |
Милли состав | татарлар |
Дини состав | сөнни мөселманнар |
Сәгать кушагы | UTC+3 |
Почта индексы | 442327 |
Рәсми сайт | al-azan.info/ |
Урта Әләзәндә 2011 елның 10 аенда 122 бала дөньяга килгән. 700 гаиләдә ким дигәндә өч бала тәрбияләнә.
Тарих Үзгәртү
1681 елның 5 сентябрендә Темниковтан күчеп килгән татарлар тарафыннан нигезләнә.
Авыл атамасы мордвачадан алязань калмо – «түбән үзән каберлеге»н аңлата.
Мәгариф Үзгәртү
Урта Әләзәндә ике мәктәп бар. Беренче санлы мәктәптә — 767, икенче санлысында 470 бала белем ала.
Мәктәптә бөтен юнәлешләр дә үстерелә. Программа кысаларында футбол мәйданчыгы төзедек. Кыш көне ул хоккей мәйданчыгына әверелә.
Татар теле һәм әдәбияты беренче сыйныфтан унберенчегә кадәр укытыла. Дүртенче-бишенче сыйныф укучылары ислам мәдәнияте нигезләрен өйрәнә.
Мәктәптә тегүчеләр түгәрәге эшли. Бирегә йөрүче кызлар татар милли киемнәренең сызымын сызып, тегеп сата.
Җитештерү тармагы Үзгәртү
Урта Әләзәндә 66 КФХ, шулардан 8 - уртача зурлыкта, 38 кибет, 24 кече сату ноктасы, 6 аптек, 3 ягулык салу ноктасы, 2 пилорам. Авылда барлыгы 2641 кешегә эш бар.
Шәхесләр Үзгәртү
- Фатих Бәхтиев (1905―1982), агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1947), профессор (1954).
- Ислам Дашкин (1978), Пенза өлкәсе мөселманнары диния нәзарәте рәисе, мөфти (2011 елдан).
Чыганак Үзгәртү
- Нато диңгезчеләре ни өчен грипп белән авырмый?(үле сылтама)