Фатыйх Бәхтиев

Бәхти́ев Фатыйх Хафиз улы (19051982, Урта Әләзән), агроном, селекция белгече, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1947), профессор (1954).

Фатыйх Бәхтиев
Bahteev F.H.jpg
Туган телдә исем Фатыйх Хафиз улы Бәхтиев
Туган 7 декабрь 1905(1905-12-07)
Урта Әләзән, Сарытау губернасы
Үлгән 2 сентябрь 1982(1982-09-02) (76 яшь)
Урта Әләзән, Пенза өлкәсе
Күмү урыны Пинзә өлкәсе
Милләт татар
Ватандашлыгы Flag of Russia.svg Россия империясе
Flag of the Soviet Union.svg СССР
Әлма-матер Сарытау дәүләт аграр университеты[d]
Һөнәре агроном, селекция белгече
Эш бирүче Бөтенрусия үсемлекчелек институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: авыл хуҗалыгы фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

Фатыйх Хафиз улы Бәхтиев Сарытау губернасы, Күзнәй өязе Урта Әләзән авылында мулла гаиләсендә дөньяга килә.

Фатыйх Бәхтиев Сарытау авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый (1931). 1925-26 елларда Сарытау губерна комсомол кәмитите инструкторы. 1931 елдан Түбән Идел крае Анненков районының Разметнин МТСында агроном. 1935-40 та Бөтенсоюз үсемлекчелек институтының арпа секциясе мөдире (Ленинград). Николай Вавиловның шәкерте. 1940-43 тә авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә терлек азыгы җитештерү төркеме җитәкчесе, 1942 дән директоры (Мурманск шәһәре).

1943-49 да Бөртекле ашлык хуҗалыгы институтының бөртекле-кузаклы культуралар лабораториясе мөдире (Мәскәү өлкәсе). 1949 да яңадан Ленинградка кайта: 1949-70 тә СССР Фәннәр академиясенең Ботаника институтында эшли, 1960 тан Ботаника музее мөдире, бер үк вакытта 1952-57 дә пед. институтында укыта. 1970-73 тә СССР Фәннәр академиясенең Төп ботаника бакчасында эшли. Арпаның «Кубанец», «Нутанс 7805», «Паллидум 6699», «Колхозный Голозёрный7» сортларының автордашы.

Фәнни эшчәнлегеҮзгәртү

Хезмәтләре арпаның экологиясе, филогениясе һәм селекциясе мәсьәләләренә, аның яңа систематикасын, формалашу закончалыкларын ачыклау һәм өйрәнүгә карый. Н.И. Вавилов исемендәге бүләккә лаек була (1970).

Фәнни хезмәтләреҮзгәртү

Проблемы экологии, филогении и селекции ячменей. М.-Л., 1953; Ячмень. М.-Л., 1955; Очерки по истории и географии важнейших культурных растений. М.-Л., 1962; Важнейшие плодовые растения. М., 1970; Николай Иванович Вавилов 1887-1943. Новосибирск, 1987.

ЧыганакҮзгәртү