Шакир Яваев

татар чыгышлы Төркия генералы

Шакир Яваев, Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев, Госман империясендә (соңрак Төркиядә): Şakir Paşa, Шакир-паша (1855 ел, РИ, Пенза губернасы, Чембар өязе, Мочали волосте, Качкару1923 елдан соң, Төркия) ― татар чыгышлы Госман империясе армиясе генералы. 30 елдан артык Госман империясенә тугры хезмәт итә, үзен талантлы хәрби җитәкче һәм дипломат итеп күрсәтә.

Шакир Яваев
Туган телдә исем Мөхәммәдшакир Мөхәммәдшәриф улы Яваев
Туган 1855(1855)
РИ, Пенза губернасы, Чембар өязе, Мочали волосте, Качкару
Үлгән 1923 елдан соң
Төркия
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
Төркия байрагы Госман империясе
Төркия Төркия
Һөнәре хәрби
Җефет Хәдичә
Балалар Хәсән, Мөнир һ.б.
Ата-ана
  • Мөхәммәдшәриф (әти)
  • Әминә (әни)

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1855 елда Пенза губернасы Чембар өязе Мочали волосте (хәзерге Пенза өлкәсе Белинский районы) Качкару (русча - Кутеевка) авылында мулла Мөхәммәтшәриф Әбделмән улы Яваев (1809―1891) гаиләсендә (әнисе Әминә) баш бала булып туган. Мөхәммәдшәриф мулланың ике хатыны, 12 баласы булуы мәгълүм. «Коръән-хафиз» дигән хөрмәтле исемгә ия булган[1]. Яваевлар гаиләсе өчен мәгърифәт, дини белем алу әһәмияткә ия була, ир балалар да, кыз балалар да укытыла. 7 улының алтысы мулла, кызы абыстай булган. Шакир өч яшеннән мәдрәсәдә укый башлый, гарәпчә язарга, иске фарсы, төрки телләрен, грамматика, арифметиканы өйрәнә. Унбер яшендә башлангыч мәдрәсәне тәмамлаган Шакирны әтисе Урта Азиягә Мир-Гарәп мәдрәсәсенә укуын дәвам итәргә җибәрә. Урта Азиядә 6 ел укый. Укуын тәмамлагач, әтисеннән хәрби мәктәпкә керергә рөхсәт сорый. Ләкин әтисе улының хәрбилеккә омтылуына каршы чыга. 1875 елда, күп акчалар түләп, гаскәргә чакырылу яше якынлашкан Шакир өчен хәрби хезмәткә барырга риза кеше таба. Мөхәммәдшәриф мулла улын өйләндерә, яшь гаиләгә мал-туар, хуҗалык сатып алып бирә. Ләкин Шакир үз ниятендә нык тора, ул Төркиядә 1873 елда ачылган хәрби-диңгез мәктәбендә уку теләге белән Истанбулга китәргә карар кыла. Хатыны белән туачак баласын үз янына алдырырга вәгъдә бирә. 1874 елның язында Шакир киткәннән соң, Мөхәммәдшәриф мулла гаиләсенә һәм авылдашларына аны искә алмаска, үлгән дип санарга куша. 1875 елда Россиядә Шакирның улы Хәсән туа. Мөхәммәдшәриф мулла, бала ятим үсмәсен дип, улы Һадины Шакирның хатыны Хәдичәгә өйләнергә мәҗбүр итә.

Госман империясендә Шакир Яваев хәрби-диңгез мәктәбенә керә, аннан Төркиянең хәрби кампанияләрдә катнашучы корабына эләгә. Шул рәвешчә, 1877―1878 еллардагы Рус-төрек сугышында[d] катнаша. Рус эскадрасы белән бәрелеш вакытында Шакирлар корабына бомба төшә, кораб бата башлый, команда диңгезгә сикерә. Шакирны һәм башка коткарылган матросларны госманлы төрмәcенә ябалар. Өч айдан комендант киңәшчесе булып төрмәдә эшкә кала. Күп телләр белүче, төшләр юраучы Шакирны Госман Нури-паша[d] (1832―1900) үз янына чакырта. Шакир төрек генералына Россия белән сугышның тиздән бетәчәген, Госман-пашаның әсир төшәчәген, тик кире әйләнеп кайтачагын әйтә. Чыннан да, Плевна өчен сугышта[d] Госман-паша русларга әсирлеккә төшә. Әсирлектән кайткач, Шакирга «паша» дәрәҗәсе бирә. Алга таба Шакир-паша карьера баскычыннан тизрәк күтәрелә. Госман-паша үзе 1879―1901 елларда хәрби министр булып торганда, Шакир-пашага иң җаваплы дәүләти эшләрне ышанып тапшыра (ш.э. Адана, Косово губернаторы булу һ.б.). Шакир-паша якташы, Госман империясендә финанс министры булып торган Мехмед-пашаның (Каниев) протекциясеннән файдаланган, югыйсә «гади әсирдән Госман империясе армиясенең генералы булу мөмкин булмаган», дигән фараз бар.

Шакир-паша госманлы солтаны Габделхәмит IIнең (1842―1918) якыннары арасына керә. Властька шь төрекләр килеп, Госман империясе бетерелгәч тә (1923), Шакир-паша үзенең йогынтысын саклап кала, Мостафа Кәмал Ататөреккә (1881―1938) хезмәт итә башлый.

Төркиядә Шакир паша яңадан өйләнә, бу никахтан аның дүрт баласы була, шул исәптән улы Мөнир. Шакир паша туган авылы һәм туганнары белән элемтәсен өзмәгән. Бертуганнары Мөхәммәтһади һәм Закир муллалар төрле вакытта Истанбулга барып, абыйлары Мөхәммәтшакирда кунак була, тормыш-көнкүреше белән кызыксына, аңа авыл һәм өяз хәбәрләрен җиткерә[2].

  Тышкы рәсемнәр
  Качкаруда таш мәчет сурәте.

Пенза өлкәсенең Качкару авылында аның акчасына төзелгән таш мәчет сакланып калган [3].

  • 1980 елда СССР телевидениесенең беренче программасы буенча танылган төрек генералы Шакир паша Яваевка багышланган тапшыру күрсәтелгән [4]
  • Пензада яшәүче, 1961 елның 6 гыйнварында Пенза өлкәсенең Белинский районы Качкару авылында туган[5] Тумеркина (Дашкина) Фирдәвес Казыйм кызы үзенең ерак бабасы (әбисенең бабасы) Шакир Яваев турында «Шакир паша эзләреннән» (рус. «По следам Шакир-паши», Пенза) дигән китап нәшер иткән[6][7].

Искәрмәләр

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү