Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (Яр Чаллы)

Чаллы урамнарының берсе

Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (рус. Бульвар имени Карима Тинчурина) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам.
Почта индексы 423802. ОКАТО коды 92430000000.
Координатлары 55.694864°, 52.312722°.

Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар
Озынлык 0,43 km[1]
Төбәк Татарстан
Шәһәр Яр Чаллы
Район Комсомол районы
Кисеп үтә
Габдулла Тукай яр буе урамы һәм Муса Җәлил праспикте

Тарих үзгәртү

 
Кәрим Тинчурин бульвары

Яңартылган Кәрим Тинчурин бульвары 2017 елның ноябрендә ачыла. Үзгәртеп коруга 60 млн сум акча тотыла (шуның 22 млн ы федераль бюджеттан, 37 млн ы республика бюджетыннан)[2]. Яңарту проектының авторлары — Чаллы архитекторлары Илдар Мирхаҗиянов, Ольга Кутуева. Бульварны бизәүнең төп темасы — театр. Бульварда Кәрим Тинчурин әсәрләре каһарманнарының силуэтлары урнаштырылган, күләгә театры фигуралары граффитилары ясалган (рәссамнар Марат Билялов һәм Татьяна Спиридонова) [3].

Урнашуы үзгәртү

Яр Чаллы шәһәренең (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсе 10нчы комплексында, Мәләкәс елгасы агымына аркылы урнашкан урам. Габдулла Тукай яр буе урамы белән киселештә башлана. Муса Җәлил проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвардан проспект аша турыга Муса Җәлил мемориалына узарга мөмкин.

Игътибарга лаеклы объектлар үзгәртү

  • 2нче йорт — 1нче урта мәктәп.
  • 10нчы А йорт — Кама автомәктәбе.
  • 17нче йорт — 89нчы санлы «Чулпан» балалар бакчасы.
  • 48нче А йорт — шәһәр балалар поликлиникасы (Чулман балалар медицина үзәге).

Әдәбият үзгәртү

  1. Набережные Челны. Карта города и его окрестностей. Екатеринбург: ФГУП «Уралаэрогеодезия», 2012. ISBN 598362511-X

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

  1. 1,0 1,1 http://chelny.ginfo.ru/ulicy/bulvar_tinchurina/
  2. Бульвар им. Карима Тинчурина: зона отдыха в стиле театра. Управление информационной политики и по связям с общественностью мэрии г. Наб. Челны
  3. Бульвар имени Карима Тинчурина.(үле сылтама) VIBIRAI.RU, 25.09.2017