Төп менюны ачу

Николай Сидоров (Николай Иван улы Сидоров, чуаш. Николай Иванович Сидоров) — язучы-драматург, ССРБ язучылар берлеге әгъзасы (1989). Чуаш Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996), М. Сеспель исемендәге премия (1995), Чуаш Республикасының дәүләт премиясе (1999) лауреаты.

Николай Сидоров
Н.И.Сидоров.jpg
Туган телдә исем Николай Иванович Сидоров
Туган 21 май 1963(1963-05-21) (56 яшь)
ЧАССР Янтык районы Индырча авылы
Милләт чуаш
Әлма-матер Чуаш дәүләт университеты[d]
Һөнәре язучы
Җефет Галина Арсентьева, театрда әдәби бүлек мөдире
Балалар улы Андрей, кызы Инесса
Бүләк һәм мөкәфәтләре ЧР дәүләт премиясе
М. Сеспель премиясе

Тәрҗемәи хәлеҮзгәртү

1963 елның 21 маенда ЧАССР Янтык районы Индырчи авылында туган. «Әдәби-иҗат эшен филологик тәэмин итү» белгечлеге буенча Чуаш дәүләт университетының чуаш филологиясе һәм мәдәнияте бүлеген[1] тәмамлаган (1986). Янтык районы «Ял ĕçченĕ» (Авыл эшчәне) газетасында, Чабаксар оешмаларында төрле вазифаларда (тулай торакта тәрбияче, Чуаш театрында хезмәткәр һ.б.) хезмәт иткән. 1990 елдан һөнәри язучы.

ИҗатыҮзгәртү

Чабаксар, Алтай, Ижау, Йошкар-Ола театрларында зур уңыш белән барган 50 драма әсәре[2] авторы. Драматург иҗатында XX гасыр ахыры – XXI гасыр башы кешесенең тормышында булган үзгәрешләр, әхлак нигезләре какшау, җәмгыятьтә баш калкыткан авырулар турында сөйләнә, кешелекнең идеаллары юкка чыгуга карата чаң сугыла.

«Чуашия» ДТРК драматург әсәрләре буенча 5 телефильм, 17 телеспектакль, 15 радиоспектакль әзерли[3]

ӘсәрләреҮзгәртү

  • «Чабаксар килене» (Шупашкарти савни) шәлкеменә кергән пьесаларда (Чабаксар ТЮЗында сәхнәгә куелган) җәмгыятьтәге тискәре яклар тәнкыйтьләнә.
  • «Таңда кыз елавы» (Хӳхěм хěрěн хӳхлевĕ) әсәрендә Идел Болгарстанында булган тарихи хәлләр тасвирлана.
  • «Күктә йолдызлар җемелди» әсәрендә борынгы заманда чуашларны ислам һәм христиан диненә тарту вакыйгалары сурәтләнә.
  • «Ят оядагы күке» (Ют йăвари куккук)
  • «Яфраклар коела» (Çулçă тăкăнать)
  • «Бәхет янәшәдә йөри» (Юнашарах телей çӳрет)
  • «Качкын» (Таркăн)
  • «Сембер күз яшьләре» (Чĕмпĕр куççулĕ)
  • «Урманда троллейбуслар йөрми» (автор тәрҗемәсендә В лесу троллейбусы не ходят) комедиясе «Хыпар» нәшриятының КИЛ альманахында (2009 ел, 1- сан) басылган[4]
  • «Әфганчы» пьесасында кечкенә кеше белән хакимият вәкилләре арасындагы каршылык сурәтләнә.
  • «Атилла» тарихи драмасы язылган, ләкин театрларда куелмый.

«Нәүрүз» фестивалеҮзгәртү

1998 «Таңда кыз елавы» пьесасы күрсәтелә.

Кызыклы фактҮзгәртү

Авторлык хокуларын бозуда гаепләп, язучы «Чувашия» ДТРК сын (ВГТРК) һәм Чуаш дәүләт академия драма театрын судка бирә [5]. Шуннан соң аның исеме һәм иҗаты онытылуга дучар ителә.

Бүләкләре, мактаулы исемнәреҮзгәртү

  • Чуаш Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе (1996).
  • М. Сеспель исемендәге премия (1995).
  • Чуаш Республикасының дәүләт премиясе (1999).

ЧыганакларҮзгәртү

  1. Афанасьева Е. Р. Сидоров Николай Иванович.Чувашская энциклопедия : В 4 т. Чабаксар, 2011.
  2. Семенов А. С. Дела и люди Янтиковского района : краткая история района. Чабаксар, 2000
  3. Афанасьев, П. В. Писатели Чувашии : биобиблиографический справочник. Чабаксар, 2006.

СылтамаларҮзгәртү

ИскәрмәләрҮзгәртү