Григорий Хирбю

чуаш совет композиторы


Григорий Хирбю, 1944 елга кадәр Григорий Яковлевич Хирбиков (чуаш. Григорий Хирпю, Григорий Яковлевич Хирбиков, 1911 елның 27 ноябре, РИ, Казан губернасы, Чабаксар өязе, Покрау волосте, Чикмезино – 1983 елның 17 августы, СССР, РСФСР, Чуаш АССР, Чабаксар) – чуаш совет композиторы, хор дирижеры, СССР Композиторлар берлеге әгъзасы (1943), РСФСР халык артисты (1974), Чуаш АССР (1945) һәм РСФСР (1968) атказанган сәнгать эшлеклесе, Чуашстан комсомолының М. Сеспель исемендәге (1967) һәм Чуаш АССРның К. Иванов исемендәге Дәүләт (1969) премияләре лауреаты. 1945 елдан КПСС әгъзасы [1].

Григорий Хирбю
Төп мәгълүмат
Тугандагы исеме

Григорий Яковлевич Хирбиков

Туу көне

27 ноябрь 1911(1911-11-27)

Туу урыны

РИ, Казан губернасы, Чабаксар өязе, Покрау волосте, Чикмезино

Үлү көне

17 август 1983(1983-08-17) (71 яшь)

Үлү урыны

СССР, РСФСР, Чуаш АССР, Чабаксар

Эшчәнлек еллары

1944-1983

Дәүләт

РИ
РСФСР
СССР

Һөнәрләр

композитор, дирижер

Кораллар

фортепиано[d]

Бүләкләр

Хезмәт Кызыл Байрагы ордены«Хөрмәт Билгесе» ордены

РСФСР халык артистыРСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

1911 елның 27 ноябрендә Казан губернасы Чабаксар өязе Покрау волосте (1964 елда Мария Посады районы Аксар авылына кушылган) Чикмезино авылында керәстиян гаиләсендә туган. 16 яшенә кадәр туган авылында яшәгән, көтүче ярдәмчесе булып эшләгән, Покровское авылында мәктәп тәмамлаган [2].

1927 елда III Интернационал исемендәге Чабаксар мәктәп-коммунасына укырга керә. Шул ук вакытта чуаш композиторы, Чабаксар музыка техникумы директоры С. М. Максимов тәкъдиме буенча Чабаксар музыка мәктәбенә кабул ителә, Чуаш дәүләт хорында җырлый башлый [2].

1929-1932 елларда Чабаксар музыка-театр техникумында белем ала.

1932-1937 елларда Н. А. Римский-Корсаков исемендәге Ленинград консерваториясе каршындагы рабфакның композиторлык бүлегендә укый. Рабфактан консерваториянең композиторлар факультетына күчерелә, анда 1937-1943 елларда шөгыльләнә (композиция классы, профессор П. Б. Рязанов, профессор Х. С. Кушнарев, 1943).

1944-1951 елларда Чуаш радиосы вокаль ансамбленың сәнгать җитәкчесе булып эшли.

1951 елдан башлап бары тик иҗат белән генә шөгыльләнә.

1983 елның 17 августында вафат. Чабаксар шәһәренең мемориаль зиратында җирләнгән.

Г. Я. Хирбю әсәрләре жанры һәм эчтәлеге буенча төрле, милли төсмерле һәм моңлы булуы белән аерылып тора.

Композиторлык эшчәнлеге елларында ул 700 дән артык җыр-хор әсәре язган.

Иҗтимагый эшчәнлеге

үзгәртү

Иҗат хезмәтен композитор актив рәвештә җәмәгать эше белән бергә алып бара. Тынычлыкны саклау буенча Чуашстан республика комитетында, Чуаш АССР хор җәмгыяте идарәсендә (рәис), Чуашстан АССР, РСФСР, СССР Композиторлар берлеге идарәләрендә ревизия комиссия әгъзасы булып эшли [2].

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

үзгәртү
 
Чабаксардагы кабере
  • Григорий Хирбю исеме Чуаш АССРның Хезмәт даны һәм каһарманлыгы Мактаулы китабына кертелгән[2].
  • Чуашстанның Дәүләт тарихи архивында Г. Я. Хирбюның шәхси фонды саклана[2].
  • Чабаксар шәһәренең Мәскәү районы территориясендә Григорий Хирбю урамы урнашкан[6].

Гаиләсе

үзгәртү

Хатыны Вера Александровна Хирбю (1924―2006), Чуаш АССР (1964), РСФСР (1969) атказанган табибы [7].

Искәрмәләр

үзгәртү

Әдәбият

үзгәртү

Сылтамалар

үзгәртү