Анисим Асламас (псевдоним, чын исеме Анисим Василий улы Васильев, чуаш. Анисим Асламас, Анисим Васильевич Васильев) – композитор, РСФСР (1976), ЧАССР (1970) атказанган сәнгать эшлеклесе.

Анисим Асламас
Анисим Асламас
Туган телдә исем Анисим Василий улы Васильев
Туган 24 июль 1924(1924-07-24)
Ядернә районы Вурманкас-Асламасы авылы
Үлгән 2 ноябрь 2000(2000-11-02) (76 яшь)
Чабаксар
Милләт чуаш
Ватандашлыгы
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Русия Русия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт консерваториясе
Һөнәре композитор
Бүләк һәм премияләре I дәрәҗә Ватан сугышы ордены II дәрәҗә Ватан сугышы ордены
Сайт http://www.aslamas.com/hp.html

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1924 елның 24 июлендә ЧАӨ (хәзерге Чуашстан Ядернә районы) Вурманкас-Асламасы авылында туган. Гаиләсе музыка сөюе белән аерылып торган: барысы да гармунда уйный белгән. Олы абыйсы энесенә җиде класстан соң музыка укуханәсенә керергә тәкъдим итә. 1937 елда Чабаксарда музыка укуханәсенең әзерлек бүлегендә укый башлый. Бөек Ватан сугышы башлангач, укуханә ябыла.

Бөек Ватан сугышында үзгәртү

1942 елның сентябрендә Анисим армиягә алына. Мари АССР Сурок шәһәрендә Сталинград өчен әзерләнүче полкка эләгә. Фронтка 1943 елның язында җибәрәләр. Орёл-Курск дугасында сугышларда элемтәче-телефончы буларак катнаша. «Сугышчан уңышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Беларус, Көнчыгыш Пруссия, Польша, Алмания җирләрендә яуда катнаша. 1945 елда контузиядән соң хәрби хезмәттән азат ителә. 1948 елга кадәр Киев консерваториясендә (профессор Б. Лятошинский сыйныфы) укый. Саулыгы начараю сәбәпле, Чуашстанга кайтырга мәҗбүр була. Чабаксар музыка укуханәсендә, Чабаксар педагогия институтында укыта, яшь тамашачы театрында эшли. Мәскәү консерваториясендә укый (1955-1960)[1]

Иҗаты үзгәртү

 
Анисим Асламас

15 яшендә Ф. Тютчев сүзләренә «Язгы сулар», «Язгы күкрәү» романслары яза. Бөек Ватан сугышы фронтларында каһарман сугышчыларга багышлап, «362- Кызыл байраклы дивизия җыры» , «Фронт пешекчкләре триосы», «Сөеклемә хат» әсәрләрен язды. Сугыш темасына соңыннан «Өзелгән вальс» операсын иҗат итте. Яшь тамашачы театры өчен 15 спектакльгә («Өлгергәнлек аттестаты», «Кыз әтисен эзли», «Суворовчылар», «Алексей Пешков», «Кыек көзгеләр патшалыгы», «Ярлылык гөнаһ түгел» Һ.б.) музыка язды. Мәскәүдә укыганда «Икенче квартет», «Фортепиано белән оркестр өчен икенче концерт», «Җөмһүрият өстендә кояш балкый» кантатасы, К. Иванов сүзләренә «Шагыйрь истәлегенә» вокал-симфоник поэмасы («Нарспи һәм Сетнер» балеты (1976) итеп үстерелә). Диплом эше - «Айдар» (Изге имәнлек) операсы Чуаш дәүләт опера һәм балет театрында зур уңыш белән бара[2].

А. Асламас, халык җырларын өйрәнеп, Чуашстан, Татарстан, Башкортстан, Самара өлкәсе, Сембер өлкәсе чуашлары янына фольклор экспедицияләренә чыга. 100 халык җырын эшкәртеп, җыентык чыгара. Җыр китаплары: «Яшьлек», «Шатлык җырлары», «Тыныч тормыш өчен», «Идел ярларында», «Ягымлы ягым, чуаш ягым», «Җырым минем- язмышым минем» . Оркестр өчен һәм камера-инструметаль музыка иҗат итә: Симфония, фортепиано һәм оркестр өчен «Чуаш рапсодиясе», оркестр һәм гобой өчен концерт, «Борынгылар җыры» (1967) инструменталь пьесалары. Космонавт А.Г. Николаевка багышланган «Космос бертуганнары вальсы», «Космос симфониясе» (1975) иҗат итте.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

  • РСФСР атказанган сәнгать эшлеклесе (1976)
  • ЧАССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1970)

ССРБ композиторлар берлеге әгъзасы (1952)

Чыганаклар үзгәртү

А. Максимова. А.В. Асламас. Çӗнтеру çулӗ (Вурнар районы газетасы), 2009, 25 июль.

Сылтамалар үзгәртү

Чуаш белешмәлеге(рус.)

Чуаш дәүләт архивы сайты 2017 елның 31 декабрь көнендә архивланган. (рус.)

Искәрмәләр үзгәртү