Борһан Мансуров

инкыйлабчы, дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, Татарстан җөмһүриятен төзүчеләрнең берсе

Борһан Мансуров (Борһан Хөснетдин улы Мансуров) — инкыйлабчы, дәүләт эшлеклесе, мөхәррир, Татарстан җөмһүриятен төзүчеләрнең берсе, 1920-1921 елларда Татарстан АССР Үзәк башкарма комитеты (ТатЦИК) рәисе.

Борһан Мансуров
Туган телдә исем Борһан Хөснетдин улы Мансуров
Туган 24 июнь 1889(1889-06-24)
Сарытау губернасы, Хвалын өязе, Иске Зеленое авылы
Үлгән 15 август 1942(1942-08-15) (53 яшь)
Мәскәү өлкәсе
Яшәгән урын Театр мәйданы[d], Мәскәү[1]
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСРССРБ ССРБ
Һөнәре инкыйлабчы, дәүләт эшлеклесе
Ата-ана
  • Хөснетдин, мулла (әти)
Сайт http://www.gossov.tatarstan.ru/
Борһан Мансуров
ТатҮБК рәисе
Вазыйфада
1920 ел – 1921 ел
Аңа кадәр вазыйфа булдырылган
Дәвамчысы Рәүф Сабиров
Туган 24 июнь 1889(1889-06-24)
Хвалын өязе, Сарытау губернасы, Россия империясе
Үлгән 15 август 1942(1942-08-15) (53 яшь)

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1889 елның 24 июнендә Сарытау губернасы Хвалын өязе Иске Зеленай авылында туган. Әтисе Хөснетдин авыл мулласы булганлыктан, башлангыч белемне әтисенең мәдрәсәсендә ала. 1900 елда Әстерханга җибәрелә, шәһәр мәдрәсәләренең берсендә укый, шул ук вакытта кибеттә йомышчы малай була. 1907 елда Казанның Мәрҗани мәдрәсәсендә укуын дәвам итә. «Идел», «Уйгату» газеталарында хәбәрче була. Әстерхан, Сарытау, Тубыл, Петроград губерналарында, Акмола өлкәсендә мөгаллим булып күчеп йөри. 1915-1917 елларда Мурманск тимер юлында төзүче булып эшли.

Иҗтимагый эшчәнлеге үзгәртү

Укыган мәдрәсәләрендә яшьләр арасында котырту эшләре башкарган өчен, эшләгән газеталарында инкыйлаби мәкаләләр бастырган өчен күп мәртәбәләр куыла, полиция күзәтүе астына эләгә. Февраль инкыйлабыннан соң большевиклар фиркасенә керә. Октябрь инкыйлабыннан соң Петроградта Үзәк мөселман комиссариатын төзүдә катнаша, аның хезмәт бүлеген җитәкли. 1918 елның июнендә коммунист-мөселманнарның үзәк комитетына сайлана. Петроградта нәшер ителүче «Коммунизм байрагы», «Хөррият», «Кызыл Шималь» газеталарында эшли. 1919 елдан Мәскәүдә РКП (б) каршындагы Көнчыгыш халыкларының коммунистчыл оешмасы үзәк бюросына сайлана, аның басма органы булган «Эшче» газетасын мөхәррирли. Марксистчыл әдәбиятны төрки телләргә (татар, азәрбайҗан, казакъ, үзбәк) һәм фарсы телләренә тәрҗемә итүне җайга сала.

Милләтләр эшләре буенча халык комиссариатының үзәк мөселман комиссариаты рәисе урынбасары буларак, Мулланур Вахитов, Камил Якуб, Сәхибгәрәй Сәетгалиев белән Татарстан җөмһүриятен оештыру эшен башлап йөри. Бу мәсьәлә буенча В.И. Ленин янында киңәшмәдә катнаша. ТССРның РСФСР составына аның автоном өлеше буларак кергән Азәрбайҗан, Башкорт, Кыргыз, Төрекмән, Украин җөмһүриятләре белән тигез хокуклы булуын тәэмин итә.

Татарстан парламенты башында үзгәртү

Татарстан җөмһүрияте игълан ителгәч, эшче, крестьян, кызылармияче депутатлар шураларының оештыру корылтаен чакыру һәм үткәрүне башлап йөри. Корылтайда Татарстан үзәк башкарма комитеты (ТатҮБК)(Татарстанның беренче парламенты) сайлана, Б. Мансуров аның беренче рәисе була.[2] Б. Мансуров җөмһүрияттә Шуралар властен урнаштыруга өлешен кертә, хәрби коммунизм сәясәтен һәм продразвёрстканы үткәрә. 1920 елның февралендә кабынып киткән Сәнәкчеләр фетнәсен аяусыз бастыруны оештыруда катнаша. 1921 елгы корылык һәм аннан соңгы ачлык вакытында Татарстанда 2 млн кеше ачыга, халкы ярты млн га кими. Авыр шартларда Б. Мансуров Беларустан һәм РСФСРның икмәкле өлкәләреннән ашлык китертүне оештыра. Ачыгучыларны Урта Азия, Себергә күмәк күчерүне башлый. «Америка ярдәм оешмасы» (АРА) белән элемтәгә керә.

Б. Мансуров милли мәдәният һәм милли тел үсешен кайгырта, җитәкче урыннарга милли кадрларны куюны таләп итә. Шул ук вакытта татарлардан куелган җитәкчеләргә шикләнеп караучы, аларга ышанмаучы фирка эшлеклеләре, аерым алганда, И.И. Ходорковский, Г.С. Гордеев, А.И. Догадов белән дәгъвалаша. 1921 елның июнендә алар язган жалобалар нигезендә Б. Мансуровны эшеннән алып, Мәскәүгә фирка үзәк комитеты аппаратына чакырталар.

Мәскәүдә үзгәртү

1924 елда махсус авыл халкы өчен билгеләнгән, «Игенчеләр» дигән үзәк гомумсоюз крестьяннар газетасы чыга башлый. Баш мөхәррире итеп, СССР Үзәк Башкарма Комитеты рәисе М. И. Калинин тәкъдиме буенча, Борһан Мансуров куелган.

1930 елдан Донецкида чыгучы «Пролетар» гәзитенең беренче җаваплы мөхәррире була.[3]

«Фән һәм дин», «Яшь эшче», «Кечкенә иптәшләр» газета-журналларында мөхәрририят әгъзасы була.

1934-1937 елларда «Сугышчан алласызлар» журналының җаваплы сәркатибе.

Бөек Ватан сугышы елларында үзгәртү

Сугыш башыннан җитди авыру Б. Мансуровны, Мәскәү өчен утын әзерләүне оештыру өчен, Мәскәү өлкәсе Ведогуща урман хуҗалыгына җибәрәләр. 1942 елның августында шунда вафат була.

Чыганаклар үзгәртү

  1. Татарский энциклопедический словарь. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1998.
  2. Н. Билалова. Б. Мансуров — ТатЦИКның беренче рәисе. «Наш дом-Татарстан», 2010, № 2.(рус.)

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү