Сабир Шәрипов (Дәүләтшин)

Башкортстан язучысы Сабир Шәрипов белән бутамаска.

Сабир Шәрипов
Туган телдә исем Мөхәммәтсабир Шәриф улы Дәүләтшин
Туган 7 июль 1882(1882-07-07)
Вятка губернасы Алабуга өязе Барҗы авылы
Үлгән 17 июль 1942(1942-07-17) (60 яшь)
Мәскәү
Милләт татар
Ватандашлыгы Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Һөнәре инкыйлабчы, язучы
Балалар уллары Эдгар, Рауль, Рәүф
кызы Фәридә

Сабир Шәрипов (тулы исеме Мөхәммәтсабир Мөхәммәтшәриф улы Дәүләтшин, каз. Sabyr Sharıpov, рус. Шарипов Сабыр (Мухаммедсабыр Шари́фович Давле́тшин) ( 1882-1942) — инкыйлабчы, фирка һәм хуҗалык эшлеклесе, язучы, казакъ совет әдәбиятына нигез салучыларның берсе.

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1882 елның 7 июлендә Вятка губернасы Алабуга өязе (хәзерге Әгерҗе районы) Барҗы[1] авылында туган. Мәдрәсәдә укыган. Авылдагы үтә авыр тормыш 16 яшендә туган авылыннан читкә чыгып китәргә мәҗбүр итә. Бер юлаучының арбасына утырып, Алабуга аркылы Павлодарга барып чыга.
1898-1903 елларда Павлодар авыл хуҗалыгы интернат-мәктәбендә укый. Шунда Павлодарга сөрелгән студентлар белән таныша. Алар төпле егетнең күңелендә беренче инкыйлаб идеясе очкыннары кабыза.
1904-1916 елларда Атбасар тирәсендәге казакъ авылларында укытучылык итеп йөри, балта остасы, тәрҗемәче, писер булырга да туры килә. Сәяси ышанычсызлыгы өчен, Павлодар төрмәсенә дә эләгә. Үпкә авыруы ачылып, кымыз белән дәваланырга далага китәргә туры килә.
1916 елда казакъ җирендә күтәрелгән кораллы ихтилалда катнаша.
Февраль инкыйлабы көннәрендә Күкчәтауда була. 1917 елда РСДРП сафларына керә. Көрәшнең алгы сызыгында, митингларда русча, татарча, казакъча ялкынланып сөйли, большевиклар фиркасенең максатларын аңлата.
Октябрь инкыйлабы җиңгәч, РСДРПның Күкчәтау өяз комитеты сәркатибе була. Төркистан, Кызылъяр, Себер шәһәрләрендә Совет хакимлеген урнаштырып йөри.
Ватандашлар сугышы елларында күп мәртәбәләр адмирал Колчак армиясе тылында разведкада була. Кырыктартмачы булып киенеп, берничә атта икмәкле якларга — Колчак тылына бара. «Колчак армиясенә» дип, икмәк җыя һәм аларны ачыгучы шәһәрләргә озата. С. Шәриповның бу маҗаралары турында казакъ язучысы Сәкен Сәйфуллинның «Тар юл» китабында сөйләнә.

  • 1919 елда Атбасар өязе хезмәт комитеты, соңрак ревкомы рәисе.
  • 1921-1924 елларда Акмола губерна башкарма комитеты рәисе.
  • 1928-1932 елларда «Эмбанефть» тресты (Мәскәү) идарәчесе урынбасары.
  • 1933-1934 елларда ССРБның Ирандагы сәүдә вәкиле, «Винер-Хуриан Ltd.» ССРБ-Иран уртак АҖ директоры.
  • 1934-1935 елларда ССРБ эчке сәүдә халык комиссарының Көньяк Казакъстандагы вәкиле.
  • 1935-1937 елларда Казакъстан ССР КП ҮК каршындагы марксизм-ленинизм институтының өлкән гыйльми хезмәткәре.
  • 1938-1941 елларда «Эмбанефть» трестының геология разведкасы конторасының тирән казу оешмалары директоры, «Казнефтекомбинат» директоры урынбасары.

Сәяси репрессия корбаны үзгәртү

Шпионлыкта гаепләнеп, 1941 елның маенда кулга алына, ССРБ югары суды тарафыннан 15 елга хөкем ителә. 1942 елда атып үтерелә. 1958 елда аклана[2].

Иҗаты үзгәртү

Әдәби мирасы зур. Казакъ совет әдәбиятына нигез салучы язучыларларның берсе. Беренче әсәре — 1918 елда язылган «Алтыбасар» повесте «Кызыл Казакъстан» журналында казакъ телендә дөнья күрә. Казакъ даласында сыйнфый көрәшкә багышланган «Канунсызлык» (1921), 1916 елгы милли-азатлык көрәше әйдәманы Амангилде Имановка багышланган «Бикбулат» (1937), Иран тормышыннан алып язылган «Рузи Иран» (1935), «Ләйлә» (1937) повестьлары, рус телендә язылган «Сәлия» романы, күп санлы хикәяләре, очерклары бар.

Гаиләсе үзгәртү

Хәтер үзгәртү

 
С. Шәриповка һәйкәл. Алматы
  • 1959 елда Алматыда 2 томлык җыентыгы (повесть һәм хикәяләре) дөнья күргән.
  • Казакъстан китап нәшриятында «Атаклы кешеләр тормышы» сериясендә Ермак Өтебаевның «Сабир Шәрипов» дигән китабы басылган.
  • Филология фәннәре докторы Турсунбәк Кәкишев С. Шәриповның тормышын һәм иҗатын өйрәнә.
  • 1980 елда Алматы шәһәрендә, Карасай батыр урамы һәм С. Сәйфуллин проспекты кисешкән чаттагы скверда, С. Шәриповка һәйкәл ачылган (сынчы П.И. Шорохов)[6].

Әдәбият үзгәртү

  1. С. Шарипов. Шығармаларының екі томдығы. Алматы, «Жазушы», 1982.
  2. Т. Кәкишев. Дәвер сурәтләре (монография). Алматы.
  3. Мансур Вәлиев. Кем ул Сабир Шәрипов? «Мәйдан», 2008 ел, № 6.

Сылтамалар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү