Илфак Абдуллин

татар галиме, химия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе

Илфак Абдуллинтатар галиме, химия фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән һәм техника эшлеклесе.

Илфак Абдуллин
Туган 22 апрель 1942(1942-04-22)
Балтач районы, Пархода авылы
Үлгән 2003(2003)
Һөнәре химик
Балалар Марат Абдуллин
Бүләк һәм премияләре «СССР уйлап табучысы», «Рационализаторлык һәм уйлап табу отличнигы»
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]

1942 елның 22 апрелендә Пархода[1] авылында туа. Бөек Ватан сугышы башланып ире фронтка киткәч, булачак галимнең әнисе күпсанлы балаларын алып иренең туганнары янына — Малмыжга күченә. Илфак шушында үсә, 1959 елда урта мәктәп тәмамлый. Берничә ай ремонт-механика заводында төзелештә эшли, җидееллык мәктәптә укыта.

19611967 елларда Казан химия-технология институтында укый, Ленин стипендиаты була, 19641966 елларда институтның комсомол оешмасын җитәкли. 19641968 елларда — ВЛКСМ өлкә комитеты әгъзасы, 1964 елдан — институтның гыйльми советы әгъзасы. Институтны бик яхшы билгеләренә, кызыл диплом белән тәмамлый.

19671970 елларда шул ук институтның аспирантурасында укый. 1970 елда, студент елларында башланган киң фәнни эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, диссертация яклый һәм химия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсе ала. Дүрт ел дәвамында институтның Түбән Кама шәһәрендәге филиалында өлкән укытучы.

1974 елда Казанга кайта. Башта НИИАТта фәнни хезмәткәр, аннан соң медицина инструментлары фәнни-тикшеренү институтында сектор мөдире була. Шуннан соңгы гомере Казан медицина институты белән бәйле — ул институтның аналитик һәм нәорганик химия кафедрасы мөдире. Институтның гыйльми советы әгъзасы. Бер үк вакытта башта химия-технология, аннан соң авиация институтында кандидатлык диссертациясе яклау советы әгъзасы. Дистәдән артык яшь галим тәрбияләгән. Йөздән артык нәшер ителгән фәнни һәм методик хезмәтләр авторы.

«СССР уйлап табучысы», «Рационализаторлык һәм уйлап табу отличнигы» дипломнары бар. 1991 елда Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе дигән югары исем бирелде.

Илфак Абдуллин гаять бай күңелле шәхес, үзенчәлекле шагыйрь дә иде. 1997 елда Казанда «Тормыш дәресләре» исемле истәлекләр һәм шигырьләр китабы басылып чыкты.

Илфак Абдуллин 2003 елда йөрәк авыруыннан вафат булган. Малмыж шәһәренең татар зиратына күмелде.

Галимнең улы Марат — медицина фәннәре кандидаты. Ул атаклы кардиохирург Р.С. Акчурин белән әтисенең йөрәгенә операция ясауда катнашты һәм аның гомерен күпкә озайтты. Икенче улы Искәндәр — Мәскәү шәһәрендә урология хирургы. Шулай итеп ике игезәк улы әтиләренә тиң игелекле хезмәт юлында.

Искәрмәләр үзгәртү

  1. Хәзер инде юкка чыккан

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү