Илья Моисеев (15 март 1929 ел11 октябрь 2020 ел) — ССРБ һәм Россия галим-химигы, кинетика һәм сыек фазалы органик реакцияләрнең металл-комплекслы катализ өлкәсендә белгеч, РФА-ның Химия һәм материаллар буенча бүлекчәсе академигы (химия фәннәре секциясе) (1992)[1].

Илья Моисеев
Туган телдә исем рус. Илья Иосифович Моисеев
Туган 15 март 1929(1929-03-15)
Мәскәү, СССР
Үлгән 11 октябрь 2020(2020-10-11) (91 яшь)
Мәскәү, Россия
Ватандашлыгы  СССР
 Россия
Әлма-матер Мәскәү дәүләт нәзек химия технологияләре университеты[d]
Һөнәре химик, профессор
Эш бирүче РФА гомуми һәм органик химия институты[d]
Гыйльми дәрәҗә: химия фәннәре докторы[d]
Гыйльми исем: РФА әгъза-корреспонденты[d], РФА академигы[d], профессор[d] һәм профессор

Биографиясе үзгәртү

Илья Иосифович Моисеев 1929 елның 15 мартында Мәскәү шәһәрендә туган. 1952 елда «Төп органик синтез технологиясе» белгечлеге буенча М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт нечкә химик технологиясе институтын тәмамлый (МИТХТ). Профессиональ эшчәнлеген ССРБ Химия сәнәгате министрлыгының проектлау институтында инженер булып башлый (1952-1955); аннары инженер, ССРБ ФА-ның кече гыйльми хезмәткәр (1955-1960), Дәүләт органик химия һәм технологиясе гыйльми-тикшеренү институтының өлкән гыйльми хезмәткәре (1960-1963) булып эшли.

1958 елда «Сыек фазалы ацетилен гидратациясе өлкәсендә тикшеренү (М.Г. Кучеров реакциясе)» темасы буенча кандидатлык диссертациясе яклый.

1963 елдан хәзерге көнгә кадәр Н. С. Курнаков исемендәге Гомуми һәм органик булмаган химия институтында — лаборатория мөдире, төп гыйльми хезмәткәр , «Металл комплекслы катализ», «Координацион химия» юнәлешләре буенча гыйльми җитәкчесе.

1967 елда «Химия өлкәсендә палладийның тт-комплекслары тикшеренүләре» темасы буенча докторлык диссертациясе яклый.

Чит илдә чакырылган профессор буларак укыта ( Италиядә (1991), Голландиядә (1995, 1997) һәм Германиядә (1996)).

2003 елдан алып — И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты профессоры.

Фәнни эшчәлегенең төп юнәлешләре үзгәртү

Серкә кислотасы белән этилен окиславы вакытында винилацетаттның барлыкка килүен ачыклый. Реакция - "Моисеев реакциясе" исемен ала.

Россия Фәннәр академиясенең газ химиясе буенча Гыйльми советы рәисе булып тора.

80-дән артык авторлык таныклыгы һәм патент, 500 гыйльми эш авторы. Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендәге дәүләт премиясе лауреаты.

Җәмәгать эшчәнлеге үзгәртү

  • Academia Europaea (1994) һәм Academia et Europea Artium Scientiarum[2] тулы хокуклы әгъзасы(1996)
  • Д. И. Менделеев исемендәге Россия химик җәмгыяте[3] президиумы әгъзасы (1998), вице-президенты (2000)
  • Россия Федерациясенең Югары аттестацион комиссиясе президиумы әгъзасы (1992-2000)
  • Химия буенча РФФИ эксперт советы рәисе[4] (1993-2000)
  • РФА ИН мактаулы хезмәткәре (2000)
  • Фәннәр, сәнгать һәм әдәбият академиясенең мөхбир әгъзасы, (Париж; 2002)
  • Менделеев исемендәге РТУ-ның Мактаулы профессоры (2007)[5]
  • Ломоносов исемендәге МИХ-ның Мактаулы профессоры (2009)
  • Россия Федерациясенең алдынгы фәнни мәктәпләрен буенча эксперт советы секциясе (химия фәннәре) рәисе урынбасары
  • РФА ИОН галимнәр советы әгъзасы
  • И. М. Губкин исемендәге Россия дәүләт нефть һәм газ университеты каршындагы Табигый газ фундаменталь проблемалары институтының гыйльми җитәкчесе
  • Халыкара газ союзында Россия гах җәмгыяте вәкиле, берничә Россия һәм чит ил фәнни журналлары мөхәрриятләрне әгъзасы.

Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре үзгәртү

  • «Мактаулы эшчәнлеге өчен. В. И. Ленинның тууына 100 ел тулу ужаеннан» миналы (1970)
  • Кызыл Байрак Хезмәт ордены (1986)
  • «Хезмәт ветераны» медале (1986)
  • Чакырылган профессор (Дж. Донегани исемендәге Институт, EniChem төркөмө, Италия) (1991)
  • «Мәскәүнең 850 еллыгы истәлегенә» медале (1997)
  • Карпинский исемендәге премия (1999)
  • Кадерле Ордены (1999)
  • Триумф Премиясе (2002)[6]
  • Россия Федерациясенең фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премиясе (2002)[7]
  • Мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре (2004);
  • Газ сәнәгатенең мактаулы хезмәткәре (2004);
  • Д. И. Менделеев исемендәге Россия химия җәмгыятенең Мактаулы дипломы һәм Алтын билгесе (2004)
  • Наука МАИК-ның төп премиясе)
  • Король химиклар җәмгыяте 100 еллыгы истәлегенә премия (Бөек Британия) (2006)
  • Дуслык Ордены (2009)
  • Фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе хөкүмәте премиясе (2011)
  • Демидов премиясе (2012)

Төп басмалары үзгәртү

    • И. И. Моисеев «π-Комплексы в жидкофазном окислении олефинов» М. «Наука», 1970. стр. 238.
    • A.A. Markov, S.P. Dolin, N.I. Moiseeva, A.E. Gekhman, I.I. Moiseev. Oxidative transformations in the VV/H2O2/RCOOH system. Focus Article. Mendeleev Commun., 2009, 19, 175—181.
    • Н. Ю. Козицына, С. Е. Нефедов, Ж. В. Доброхотова, В. Н. Икорский, И. П. Столяров, М. Н. Варгафтик, И. И. Моисеев. Путь к наноразмерным гетероядерным кластерам: взгляд с позиций координационной химии. Российские нанотехнологии, 2008, 3, № 3-4, 100—114.
    • A.E. Gekhman, G.E. Amelichkina, N.I. Moiseeva, M.N. Vargaftik, I.I. Moiseev. Pathways of 1O2 Transfer in the Oxidation of Anthracenes with the H2O2/VV/AcOH system, J. Molec. Catal., A: Chemical, 2000, 162, 111—124.
    • I.I. Moiseev, M.N. Vargaftik. Catalysis with Palladium Clusters. «Catalysis by Di- and Polynuclear Metal Complexes» Ed. by A. Cotton and R. Adams. N.Y.: Wiley-VCH, 1998, p. 395—442.
    • I.I. Moiseev. Hydrogen peroxide, water oxide and catalysis. J. Molec. Catal. 1997, A: Chemical, 127, 1-23.
    • N.I. Moiseeva, A.E. Gekhman, I.I. Moiseev. Metal complex catalyzed oxidations with hydroperoxides: inner-sphere electron transfer. J. Molec. Catal., 1997, A: Chemical, 117, 39-55..

Чыганаклар үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү