Северин Кифер (алман. Severin Kiefer; 1990 елның 11 октябре, Кухль, Зальцбург, Австрия) — Австрия тимераякта фигуралы шуучысы. Парлы шууда Штина Мартини белән өч тапкыр Австрия чемпионы (2011—2013), Мириам Циглер белән җиде тапкыр Австрия чемпионы (2014—2016, 2018, 2020—2022).

Северин Кифер
Туган 11 октябрь 1990(1990-10-11) (33 яшь)
Кухль, Зальцбург, Австрия
Ватандашлыгы Австрия байрагы Австрия
Һөнәре спортчы (фигуралы шуу)

 Северин Кифер Викиҗыентыкта

Карьера үзгәртү

Северин 1990 елның 11 октябрендә Австриянең Кухль коммунасында туа. Фигуралы шуу белән 1994 елдан бирле шөгыльләнә[1]. Башта ялгыз шууда чыгыш ясый. 2012, 2013 һәм 2014 елларда Австрия чемпионатында бронза медальләрен яулый. Шулай ук 2008 елгы яшүсмерләр дөнья чемпионатында катнаша һәм 27 нче урында урнаша.

Аннары парлы шууда чыгыш ясый башлый. Штина Мартини белән 2010 елгы яшүсмерләр дөнья чемпионатында катнаша. Шулай ук алар 2011 елгы Европа чемпионатында катнашалар (15 нче урынны яулыйлар) һәм 2011 елгы дөнья чемпионатында 21 нче урынны яулыйлар.

2012—2013 сезонда парлы шууда Мириам Циглер белән чыгыш ясый башлый. Аның белән бергә 2014 елда Сочида узган Олимпия уеннарында катнаша, әлеге ярышларда пара 17 нче урынны яулый. 2014—2015 сезонда пара беренче тапкыр Гран-при этапларында чыгыш ясый: Америкада Skate America һәм Франциядә Trophee Eric Bompard, ике ярышта да алар 8 нче урынны яулыйлар. 2015—2016 сезонда пара Кубок Ниццы ярышында көмеш медаль яулый.

2017—2018 сезонында сентябрь аенда пара Nebelhorn Trophy 2017 дә катнаша, алар 4 нче урынны яулыйлар һәм 2018 елгы Олимпия уеннарына урын яулый алалар. 2018 елның гыйнварында пара Европа чемпионатында катнаша, анда алар 7 нче урында урнашалар. Февраль аенда пара Олимпия уеннарында чыгыш ясый, алар 20 нче урында урнашалар.

2020—2021 сезонында пара дөнья чемпионатында катнашып, 11 нче урынны яулый һәм 2022 елгы Олимпия уеннарында катнашу мөмкинлегенә ия була. 2022 елның февраль аенда пара Олимпия уеннарында чыгыш ясый һәм 18 нчы урында урнаша[2]. 2022 елның март аенда алар Монпельеда узган дөнья чемпионатын 7 нче урында тәмамлыйлар[3]. Шуннан соң Кифер һәм Циглер спорт карьераларын тәмамлау турында игълан итәләр.

Искәрмәләр үзгәртү