Хәбибрахман Фәйзрахманов

Хәбибрахман Фәйзрахманов (1913, Татар Баганалысы, Чистай өязе, Казан губернасы, / Россия империясе11 октябрь 1944, Печенга районы[1], Мурманск өлкәсе, / ССРБ) — счетовод, Бөек Ватан сугышы катнашучысы.

Хәбибрахман Фәйзрахманов
Туган телдә исем Фәйзрахманов Хәбибрахман Фәйзрахман улы
Туган 1913(1913)
Татар Баганалысы, Чистай өязе, Казан губернасы, / Россия империясе
Үлгән 11 октябрь 1944(1944-10-11)
Печенга районы, Мурманск өлкәсе, РСФСР байрагы РСФСР, / ССРБ
Милләт татар
Ватандашлыгы / ССРБ
Һөнәре счетовод
Җефет Рәхимә
Балалар 3
Ата-ана
  • Фәйзрахман (әти)
Бүләк һәм премияләре

1931нче елда әтинең әнисе – Рәхимә әби белән гаилә корып җибәргәннәр. 1941 нче елда сугышка озатканда, 3 баласы була (төпчегенә 1 яшь 3 ай).

Хәбибрахман бабай сугышта кече сержант булып хезмәт итә. Командир урынбасары булып тора. Хәрби юлны ул 95 нче укчы полкы 14 нче укчы дивизиясе составында үтә.

1944 нче елның 26 нчы февралендә полк командиры боерыгы белән, Фәйзрахманов Хәбибрахман бабай “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. СССР Югары Советы Президиумы исеменнән бирелгән бүләкләү исемлегендәге юлларда түбәндәге сүзләр язылган:

“Укучы рота бүлекчәсенең командир урынбасары, кече сержант Фәйзрахманов Хәбибрахман, 1944 елның 18 нче февралендә Бөек Ватан сугышының артиллерия-миномет һөҗүме вакытында үзен кыю, тәвәккәл командир итеп күрсәтә алды. Фашистларга каршы көрәшкәндә яраланса да, сугыш кырыннан китмичә, дошманга каршы көрәш алып барды. Оборонаның алгы рәтендә булып, фашистларны юк итте. Ватан өчен сугышта 3 тапкыр яраланды”.

1944 нче елның 11 нче октябрендә һәлак була. Кабере Мурманск өлкәсендә кала.

Шулай ук карагыз үзгәртү

Искәрмәләр үзгәртү

https://pamyatnaroda.ru/heroes/podvigchelovek_nagrazhdenie20192647/(үле сылтама)