Төп менюны ачу


Боли́вия (исп. Bolivia), рәсми атама Күпмилләтле́ Боли́вия Дәүләте́ (исп. Estado Plurinacional de Bolivia) – Көньяк Американың үзәгендә урнашкан дәүләт.

Боливия
Flag of Bolivia.svg
Байрак
Coat of arms of Bolivia.svg
Илтамга
Шигарь Unity is Strength Edit this on Wikidata
Башкала Сукре, Ла-Пас
Халык саны 11 051 600 (2017) Edit this on Wikidata
Нигезләнгән 1825 Edit this on Wikidata
Сәгать кушагы UTC−04:00
Рәсми тел испан теле, гуарани
Җәгърафия
Мәйдан 1,098,581.0 дүрткел киламитер
Координатлар 17.05687°S 64.991229°W Edit this on Wikidata
Сәясәт
Дәүләт башлыгы Эво Моралес
Хөкүмәт башлыгы Эво Моралес
Икътисад
ТЭП 37 509 миллион АКШ дуллыры (2017) Edit this on Wikidata
Акча берәмлеге боливиано
Инфеләсә 4.0% (2016)
Эшсезлек дәрәҗәсе 3% (2014)[1]
Туу күрсәткече 2.968 (2014)[2]
КПҮИ 0.536 (1990)[3][4]
Яшәү озынлыгы 69.125 ел (2016)[5]
Башка мәгълүмат
Ярдәм телефоннары
  • 9-1-1
  • 110 (пүлисә)[6]
  • 119 (янгын сакчылары)[6]
  • 160 (ашыгыч тыйб ярдәме)[6]
  • Электр аергычы төре Type A,[7] Europlug[7]
    Автомобил хәрәкәте ягы уң[8]
    Челтәр көчәнеше 115 вольт,[7] 230 вольт[7]
    Телефон коды +591
    ISO 3166-1 коды BO
    ХОК коды BOL
    Интернет домены .bo


    Эчтәлек

    Гомуми мәгълүматҮзгәртү

    Географик урнашуыҮзгәртү

    Боливия Көньяк Американың үзәк өлешендә урнашкан дәүләт. Төньякта һәм көнчыгышта Бразилия белән, көньяк-көнчыгышта Парагвай белән, көньякта - Аргентина белән, көнбатышта Чили һәм Перу белән чиктәш.

    МәйданыҮзгәртү

    Боливия территориясе 1 098 581 кв. км били.

    Төп шәһәрләр, административ бүленешҮзгәртү

    Боливия башкаласы - Сукре (рәсми), Ла-Пас (фактик). Иң эре шәһәрләр: Ла-Пас (1 246 мең кеше), Санта-Крус (695 мең кеше), Кочабамба (404 мең кеше), Оруро (183 мең кеше), Сукре (131 мең кеше), Потоси (112 мең кеше). Илнең административ-территориаль бүленеше: 9 департамент.

    Дәүләт төзелешеҮзгәртү

    Боливия - җөмһүрият. Дәүләт һәм хөкүмәт башы - президент. Канун бирүче орган - Милли кәнгрис.

    ТабигатеҮзгәртү

    РельефҮзгәртү

    Илнең көнбатыш өлешендә төньяктан көньякка таба Андлар тау чылбыры сузылган. Боливия территориясендә бу тауларның иң югары түбәләре бар: Анкохума (6550 м), Иллампу (6485 м) һәм Иллимани (6462 м). Таулардан көнчыгыш һәм төньяк-көнчыгышка таба киң Амазон тигезлекләре сузылган; көньяк-көнчыгышта Чако үзәннәре ята.

    Геологик төзелеш һәм файдалы казылмаларҮзгәртү

    Илнең җир эчендә аккургаш, табигый газ, нефть, көмеш, тимер рудасы, цинк, вольфрам, кургаш, алтын запаслары бар.

    КлиматҮзгәртү

    Боливиянең климаты төрле регионнарда аерылып тора. Таулы регионнарда салкын һәм коры, үзәннәрдә җылырак. Тауларда уртача еллык температура +8°С, үзәннәрдә - якынча +26°С.

    Эчке суларҮзгәртү

    Боливиянең төп елгалары арасында - төньяк һәм төньяк-көнчыгышта Бени, Мадре-де-Дьос, көньяк-көнчыгышта Пилкомайо һәм Десагуадеро.

    Туфраклар һәм үсемлекләрҮзгәртү

    Төрле ландшафт булу сәбәпле Боливиядә барлык диярлек климатик зоналар үсемлекләре үсә. Иң күренеклеләрдән - каучык агачлары, 2 меңнән артык каты агач токымы, ваниль, сарсапарила һәм шафран.

    Хайваннар дөньясыҮзгәртү

    Фауна вәкилләре арасында лама аерылып тора, шулай ук броненосец, пума, ягуар, альпака, викунья. Рептилияләр, кошлар һәм бөҗәкләр вәкилләре күп.

    Халкы һәм телеҮзгәртү

    Илнең халкы якынча 7,826 млн кеше, халыкның уртача тыгызлыгы континентта иң түбәннәрдән берсе: 1 кв. км га якынча 7 кеше. Этник төркемнәр: кечуа индеецлары - 30%, аймара индеецлары - 25%, метислар - 25-30%, европалылар (күбесенчә испаннар) - 14%. Телләр: испан теле, кечуа, аймара (барысы да дәүләт телләре, әмма индеец телләре киңрәк таралган).

    ДинҮзгәртү

    Католиклар - 95%.

    Кыскача тарихи тасвирламаҮзгәртү

    Илнең территориясендә Тиванаку, Ломас Гидравлик мәдәнияте, моксена мәдәнияте, Аймара дәүләте кебек мәдәниятләр үсеш алган булганнар. XIII гасырда хәзерге Боливия территориясе инклар империясе составына керә. 1538 елда ул испан конкистадоры Эрнесто Писарро тарафыннан яулап алына, соңрак испаннар күп санлы көмеш приисклары ачканнар, ә шуннан соңгы 200 ел дәвамында бу регион испан колонияләре арасында иң чәчәк атканнарның берсе була. XVIII гасырда приискларда запаслар бетә башлый һәм гасыр ахырына алар практик рәвештә ябыла. 1825 елның 6 августында Боливия бәйсезлеккә ия була. Соңрак берничә сугыш дәвамында Боливия яр буен Чилига бирә, нефть белән бай Чако территорияләрен Парагвайга бирә һәм территориянең бер өлешен Бразилияга бирә.

    Кыскача икътисади тасвирламаҮзгәртү

    Хуҗалыкның нигезе - тау файдалы казылмалар чыгару сәнәгате. Боливия дөньяда аккургаш, сөрмә, вольфрам чыгару буенча беренче урыннарда; шулай ук цинк, кургаш һәм башка төсле металлар, нефть, табигый газ чыгаралар. Текстиль, тәм-азык-төлек, металл эшкәртү, нефть эшкәртү сәнәгате; төсле металлургия һәм нефть химиясе предприятиеләре. Төп авыл хуҗалыгы культуралары: мәккәй, дөге, бәрәңге, шикәр камышы, мамык, бананнар, кофе. Көтү хайванчылыгы. Урман кәсепләре: гевея согы җыю, хинна агачының кабыгын җыю, кока яфракларын җыю. Экспорт: тау рудасы чималы (бәянең 95%-ыннан артыгы), нефть, табигый газ. Акча берәмлеге - боливиано.

    Кыскача мәдәният тасвирламасыҮзгәртү

    Сәнгать һәм архитектура. Ла-Пас. Милли музей һәм 12 мең кеше сыйдыра торган җәмигъ (1933 елда төзелгән). Потоси. XVI гасыр җәмигы; 1572 елда төзелгән тәңкә ханәсе.

    ЧыганакларҮзгәртү

    Энциклопедический справочник "Все страны мира", Издательство "ВЕЧЕ", 2003, авторы-составители И.О. Родин, Т.М.Пименова

    1. http://data.worldbank.org/indicator/SL.UEM.TOTL.ZS.
    2. http://data.uis.unesco.org/index.aspx?queryid=239; Институт статистики ЮНЕСКО.
    3. http://hdr.undp.org/en/countries/profiles/BOL.
    4. http://hdr.undp.org/en/data; Отчёт о развитии человечества.
    5. http://data.uis.unesco.org/Index.aspx?DataSetCode=DEMO_DS; Институт статистики ЮНЕСКО.
    6. 6,0 6,1 6,2 "International Numbering Resources Database"; подзаголовок: ITU-T E.129 National-only numbers linked with emergency services and other services of social value; тикшерү датасы: 8 июль 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер элемтәсе береге.
    7. 7,0 7,1 7,2 7,3 "World Plugs"; тикшерү датасы: 10 июнь 2016; мөхәррир: Халыкара иликтер тихникасы кәмисиясе.
    8. http://chartsbin.com/view/edr.