Аймара теле

Аймара теле (Aymar aru, Jaqi aru) - ул Аймара телләренә карый торган төп тел. Бу тел төрле юрамаларда Боливиядә, Перуда, Аргентина һәм Чилида сөйләшелә. Аймара теле Боливия һәм Перуда рәсми тел булып тора һәм Чилида танылган азчылык теле булып тора. Кайбер тел белгечләре раславынча Аймара теле Кечуа теленә якын. Гәрчә чынлыкта идентик диярлек фонология кебек охшашлыклар булса да, лингвистлар арасында төп позиция ул бер прото-телдән килеп чыгу түгел, ә телләрнең озак вакыт якын яшәве. Аймара агглюнатив тел һәм билгеле дәрәҗәдә полисинтетик тел. Ул субъект - объект - фигыль сүз тәртибенә ия.

Аймара теле сөйләшелә торган төбәкләр.