Ренат Мөслимов, Ренат Хәлиулла улы Мөслимов (1934 елның 31 октябре, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан) — геология-минералогия фәннәре докторы (1993), РФ ФА мөхбир әгъзасы (1993), ТР ФА академигы (2007), КФУ нефть һәм газ геологиясе кафедрасы профессоры (2001), ТР Президенты каршында җирдән файдалану, нефть һәм газ мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе (19982007).

Ренат Мөслимов
Туган телдә исем Ренат Хәлиулла улы Мөслимов
Туган 31 октябрь 1934(1934-10-31) (89 яшь)
ССРБ, РСФСР, ТАССР, Казан
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Россия байрагы РФ
Һөнәре геолог
Бүләк һәм премияләре РСФСР атказанган геологы – 1989
ТР атказанган геологы
Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Хезмәт Кызыл Байрагы ордены Дуслык ордены (РФ) - 1994
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале
Гыйльми дәрәҗә: геология-минералогия фәннәре докторы[d]

Тәрҗемәи хәле үзгәртү

1934 елның 31 октябрендә Казанда туган. Әтисе Хәлиулла (Хәлил) Сибгатулла улы (1910[1]-1952 елдан соң[2]) — полк командиры, һөнәри фирка эшлеклесе, әнисе Асия Әхмәтҗан кызы (1913-1999)[3][4] — мәктәп укытучысы. Сеңлесе — Светлана. Казанның 6нчы мәктәбен тәмамлагач (1952), документларын Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына тапшыра. Гаилә дусты булган балалар язучысы, тәрҗемәче Гасыйм Лотфи (Гасыйм Фатыйх улы Лотфуллин) киңәше белән документларын геология факультетына күчерә. 1957 елда «нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы» белгечлеге буенча В. И. Ульянов (Ленин) исемендәге Казан дәүләт университетының геология факультетын тәмамлый. КДУда фән докторлары, профессорлар Семен Эллерн, Леонид Миропольский, Василий Игнатьев, Борис Селивановский кебек галимнәрдән белем ала. Диплом алды практикасын 1956 елның җәендә Бөгелмә бораулау конторасының 7нче участогында уза.

Хезмәт юлы үзгәртү

1957 елда Казан дәүләт университетын тәмамлагач, Самар өлкәсе Безенчук бистәсендә урнашкан «Чапаевскнефть» НГДУсына караган Чапаевск бораулау конторасының «Куйбышевнефть» җитештерү берләшмәсенә эшкә билгеләнә. Ике ай бораулаучы ярдәмчесе булып эшли. Аннары Татарстанга кайта. «Бөгелмәнефть» НГДУның Лениногорскида урнашкан конторасында үз һөнәре буенча эшли башлый. «Татнефть» җитештерү берәшмәсендә 40 ел эшли, шуның 31 елы — баш геолог вазыйфасында[5].

19571966 елларда «Лениногорскнефть» НГДУсында — геолог, өлкән геолог, эшкәртү бюросы башлыгы, НГДУ баш геологы.

19661997 елларда «Татнефть» берләшмәсе (соңрак ААҖ) баш геологы — генераль директор урынбасары.

1994 елдан Казан дәүләт университетында: 19941997 елларда чирек ставкага укыта, 1997 елдан нефть һәм газ геологиясе кафедрасы профессоры[6].

19982007 елларда ТР Президенты каршында җирдән файдалану, нефть һәм газ мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе.

2006 елдан ТР ФА нефть ятмалары геологиясе һәм эшкәртү буенча гыйльми шурасының рәисе.

2007 елның июненнән нефть һәм нефтегаз ятмаларын эшкәртү мәсьәләләре буенча ТР Президенты киңәшчесе.

Фәнни эшчәнлеге үзгәртү

Нефть чыганакларын эзләү, чыгару һәм тикшерү мәсьәләләре буенча фәнне баеткан әйдәп баручы галим һәм җитештерү өлкәсендә эшләүче геолог-нефтьче. Фәнни эшчәнлегенең төп юнәлешләре: нефть һәм газ ятмалары геологиясе һәм разведкасы, катламнарның нефть бирүчәнлеген арттыруның заманча ысулларын куллану, нефть табу гидравликасы һәм гидромеханикасы, нефть табуны интенсификацияләү, табигый битум ятмаларын үзләштерү.

1974 елда Уфада кандидатлык, 1993 елда Санкт-Петербургда (Бөтенроссия нефть фәнни-тикшеренү геология-разведка институты, рус. ВНИГРИ) докторлык диссертацияләре яклаган. 670 фәнни хезмәт, 200 яңа ачыш, 30 монография авторы, яңа уйлап чыгарылган әйберләргә 25 патент иясе[7]

Китабы үзгәртү

  1. Нефтеотдача: прошлое , настоящее, будущее. К.: ТР ФА «Фән» нәшрияты, 2012.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре үзгәртү

Гаиләсе үзгәртү

Хатыны Шакирә Нигъмәтулла кызы (1937), Азнакай районы Бүләк авылыннан. Ике кызы, өлкәне — геолог[8].

Искәрмәләр үзгәртү

Әдәбият үзгәртү

  1. Ягъсуф Шәфыйков. Казан университеты. К.: «Идел-Пресс», 2004, 284-289нчы бит. ISBN 5-85247-065-1

Сылтамалар үзгәртү

Моны да карагыз үзгәртү