Гасыйм Лотфи, Гасыйм Фатих улы Лотфуллин, 1900 ел, РИ, Казан губернасы, Казан өязе, Иске Өҗем1991 ел, РФ, ТР, Казан) — укытучы, журналист, балалар язучысы, тәрҗемәче. Берничә китап авторы. Балалар өчен язылган шигырьләре балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда даими кулланыла.

Гасыйм Лотфи
Туу датасы: 1900(1900)
Туу урыны: Русия империясе Русия империясе
, Казан губернасы,
Казан өязе, Иске Өҗем
Үлем датасы: 1991(1991)
Үлем урыны: РФ, ТР, Казан
Ватандашлык: Русия империясе Русия империясе
РСФСР РСФСР
ССРБ ССРБ
Россия байрагы РФ
Эшчәнлек төре: язучы, тәрҗемәче
Иҗат итү еллары: 1928—1991
Юнәлеш: балалар әдәбияты
Жанр: әкият, хикәя, шигырь, повесть
Иҗат итү теле: татар теле

Тәрҗемәи хәле

үзгәртү

«Әтәч»

Иртән бик иртә тора,
Канат кагып кычкыра:
- Кикрикүк! Кикрикүк!
Тор иртәрәк: эшең күп...

1900 елда Казан губернасы Казан өязе (хәзерге Татарстанның Әтнә районы) Иске Өҗем авылында туган. 19131918 елларда Кышкар мәдрәсәсендә укыган. 1926 елга кадәр укыту белән шөгыльләнә. Казанда Көнчыгыш педагогия институтының филология факультетын, Казан дәүләт университетының география факультетын (1941) тәмамлаган. 1941 елда хәрби хезмәткә алына.

1949 елга кадәр мәгариф системасы органнарында эшли. «Совет мәктәбе» журналында педагогика бүлеге мөдире вазифасында хезмәт куя.

1991 елда вафат. Казанның Татар зиратында җирләнгән[1].

 
Г. Лотфи тәрҗемәсендә А. П. Чехов китабы. 1946

« Балалар ярдәм итә »

Кышын бездә яшиләр :
Песнәкләр һәм чыпчыклар,
Күгәрченнәр, чәүкәләр,
Тагын башка кошчыклар.

Кыен була аларга
Кышын салкыннар җиткәч,
Ачыгалар, туңалар,
Ашарга җимнәр беткәч.

Шундый салкын кышларда
Бу сөекле кошларга
Балалар ярдәм итә
Рәхәт, тыныч кышларга.

Җим сибәләр аларга,
Оя ясый балалар,
Шатланышып кошкайлар
Канатларын кагалар.

1918 елга кадәр «Кояш» газетасында даими мәкаләләр урнаштырган[2].

1928 елдан әдәби иҗат белән шөгыльләнә. Балалар өчен язган хикәяләре, әкиятләре, шигырьләре бар: «Тамчылар» (1947), «Китап турында китап» (1952), «Әнисәнең альбомы» (1949) [3], «Боз кузгалгач» (повесть, 1985)[4][5], Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» повестен балалар өчен кыскартып бастыра[6].

Вакытлы матбугатта татар балалар әдәбияты проблемалары, татар әдәбияты дәреслекләрен, аларны укыту методикасын яхшырту буенча мәкаләләре басылган.

Тәрҗемә өлкәсендә дә хезмәт куя: А. П. Чехов («Белолобая» – «Акмаңгай», 1946) [7], Б. Н. Полевой, Е. Ильина әчсәрләрен татар теленә тәрҗемә иткән.

19131918 елларда үзе укыган Кышкар мәдрәсәсе турында истәлекләр язган. Хәтирәләр 11 бүлектән гыйбарәт[8][9][10].

Балалар өчен язылган шигырьләре балалар бакчаларында, башлангыч сыйныфларда даими кулланыла.

Әдәбият

үзгәртү
  1. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе (төзүче Р. Мәһдиев). К.: ТКН, 1992, 150нче бит. ISBN 5-298-01052-0

Сылтамалар

үзгәртү

Искәрмәләр

үзгәртү