Хакыйкать (гарәпчәдән «чынлык, турылык, дөреслек») — фәлсәфәдә чынбарлыкның реаль процессларына һәм күренешләренә туры килә торган белемнең эчтәлеге[2]; аң белән чынбарлыкны объектив, дөрес чагылдырудан гыйбарәт; фикерләрнең, хисләрнең, теорияләрнең объектив эчтәлеге белән тиңләштерелә. Хакыйкатьне эзләп табу – димәк, әйберләрнең чынбарлыкта яшәгән рәвешләрендә, чын күренешләрендә асылларын танып белү. Ләкин хакыйкатьне танып белү процессында алынган күзаллауларга, хөкемнәргә, төзелгән теорияләргә, ягъни бары тик танып белүнең нәтиҗәсенә генә кайтып калмый, ул өзелми торган процесс та булып тора – белемсезлектән – белемгә, тулы һәм тирән булмаган белемнән тулы һәм тирән белемгә юнәлгән хәрәкәт дип күрсәтелә.

Хакыйкать
Һәштәге Truth[1]
Моңа өлешчә туры килә чынлык[d]
Моның каршысы ялган[d]
 Хакыйкать Викиҗыентыкта
Көзгене һәм еланны тотып торучы «Хакыйкать» (1896). Олин Леви Уорнер (ингл.), АКШ байрагы АКШ Конгрессы китапханәсенең Томас Джефферсон исемле бинасы, Вашингтон

Гомумән, хакыйкать ул универсаль абстракт һәм диндә дә, фәлсәфәдә дә кулланыла торган төшенчә.

Хакыйкатькә каршы төшенчә булып, ялган тора.

Хакыйкатьнең төрләре

үзгәртү

Хакыйкатьнең берничә төре була:

  • нисбәтле (чагыштырмача) хакыйкать ;
  • абсолют хакыйкать - бөтен барлыкка килгәннәрнең килеп чыгышы. Абсолют хакыйкать процесс буларак хакыйкать түгел, ул статик, үзгәрүсез (әгәр ул динамик булса, нисбәтле (чагыштырмача) хакыйкатькә әйләнә).
  • конкрет хакыйкать ;
  • объектив хакыйкать ;
  • очраклы хакыйкать ;
  • аналитик хакыйкать;
  • синтетик хакыйкать;
  • кирәкле хакыйкать.

Хикмәткә туры килә торган хакыйкать бөек хакыйкать дип атала.

Искәрмәләр

үзгәртү
  1. (15) #Truth | Truth Social
  2. Истина // Философия: Энциклопедический словарь / под ред. А. А. Ивина. — М.: Гардарики, 2004. — 1072 с. — ISBN 5-8297-0050-6.

Чыганаклар

үзгәртү
  • Хакыйкать//И.И.Ганиев. Фәлсәфи фикер:белешмә-сүзлек. - Казан:Мәгариф, 2003

Сылтамалар

үзгәртү