Төрек-Татар лицейлары

Төрек-Татар лицейлары дип Төркия ярдәме белән оештырылган мәктәпләрне атыйлар. 2004 елда Татарстанда 8 татар-төрек лицее эшли иде. Иң беренчесе, Эртугрул Гази исемендәге 2 номерлы лицей-интернат (Казан) Казанда 1992 елда ачылган.

Барлык лицейларда укыту 4 телдә алып барыла: татарча, төрекчә, инглизчә, урысча. Бетерүчеләрнең 100% чамасы Татарстан һәм чит ил университетларына керә. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Россия бәйге/олимпиадларында күп беренчелекләрен оттылар.

Лицейлар татар телен Яңалиф нигезендә өйрәтү экспериментында катнашкан мәктәпләр арасына керәләр.

Бүләкләр үзгәртү

2нче лицей 2004 елда җөмһүриятнең иң яхшы мәктәбе исеменә лаек булды, һәм физика фәне укытучысы Осман Аслан иң яхшы физика укытучысы буларак сайланган.

Керү үзгәртү

Лицейга керү 6нчы сыйныфны бетерүчеләр арасында математика фәненнән олимпиада рәвешендә уза.

Моны да кара үзгәртү


Пәрәвездә үзгәртү