2 номерлы лицей-интернат (Казан)

2 номерлы лицей-интернат (элекеге исеме 2 номерлы татар-төрек лицее) — Казанның иң абруйлы һәм алдынгы мәктәпләренең берсе. Лицей 1992 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан ачылды.

2 номерлы лицей-интернат
Нигезләнү датасы 1992
Сурәт
Дәүләт  Россия
Административ-территориаль берәмлек Татарстан, Казан һәм Мәскәү районы
Урам Шамил Усманов урамы
Ана ширкәт Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Адрес 420095, Татарстан Республикасы, Казан ш., Шамил Усманов ур., 11
Почта индексы 420095
E-mail mailto:mail@litsey2.ru
Рәсми веб-сайт litsey2.ru
Карта
 2 номерлы лицей-интернат Викиҗыентыкта

Гомуми мәгълүмат үзгәртү

Лицейда 7 сыйныфтан башлап укыйлар. Лицей үзенчәлеге – интернат, ягъни укучыларның күпчелеге атна буена махсус бинада яшиләр. Биредә гендерлы укыту кулланыла, укучылар ир-ат җенесеннән.

Укыту 4 телдә алып барыла: татарча, төрекчә, инглизчә, урысча. Лицейны тәмамлаучыларның 100% диярлек Татарстан, Россия һәм чит ил университетларына укырга керәләр. Лицей укучылары Татарстан, төбәк һәм Россия бәйге/олимпиадаларында зур уңышларга ирешәләр. Балалар лицейга 6 нчы сыйныфтан соң, март-июнь айларында уздырылган махсус имтиханнар нәтиҗәсендә кабул ителәләр.

Тарих үзгәртү

Лицей 1992 елда Татарстан һәм Төркия хөкүмәтләре тарафыннан мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек йөзеннән ачылды. Татарстанда халык арасында татар-төрек лицейлары дип аталган барлыгы шундый 7 мәктәп ачылды.

2008 елда лицей-интернат автоном белем бирү учреждениясе статусына иреште. 2010 елда уку йортына сәләтле балалар өчен типик булмаган учреждение исеменә лаек булды. 2015 елда лицей сәләтле балалар өчен республика интернат тибындагы мәктәпләр челтәренә керде.

2014 елда лицей «Камиллек мәктәпләре» программасына керде. Әлеге программа Татарстан Фән һәм Мәгариф министрлыгы белән «Educare» Сингапур компаниясе белән башкарыла.

Үзенчәлекләр үзгәртү

Лицейның гадәти мәктәптән аермалы яклары:

  • Гендерлы укыту системасы. Лицейда бары тик егетләр генә укый.
  • Пансионат булуы. Атна дәвамында 7, 8 сыйныф укучылары һәм башка сыйныфларның Казаннан тыш булган укучылары интернатта яши.
  • 2 чит тел өйрәнү. Татарстанның дәүләт телләреннән тыш (татар һәм рус телләре) инглиз һәм төрек телләре укытыла.
  • Билингваль нигездә укыту. 8 сыйныфтан кайбер фәннәр билингваль (ике телдә — русча һәм инглизчә) укытыла.
  • Укытучылар. Укытучыларның 70%-ы — ир-атлар.

Моны да карагыз үзгәртү

Сылтамалар үзгәртү