Марк Антоний (латинча Marcus Antonius;, 83-30 б.э.к. Мисыр Александриясе) - Борынгы Рим сәясәтчесе, гаскәр башлыгы, икенче триумвиратның катнашучысы (43-33 б.э.к.), өч тапкыр консул (44, 34, 31 б.э.к.).

Марк Антоний
Рим республикасы консулы
Вазыйфага керешкән
31, 34, 44 б.э.к. ел
Триумвир
Вазыйфада
43 б.э.к. – 33 б.э.к.
Туган 14 гыйнвар БЭК 83 (-083-01-14)
Рим, Борынгы Рим[1]
Үлгән 1 август БЭК 30 (-030-08-01) (53 яшь)
Александрия, Мисыр
Җефет Фадия[d][2][3][3], Антония Гибрида Младшая[d][2][3][3], Фульвия[d][2][3][3], Октавия Младшая[d][2][3][3] һәм Клеопатра[2]
Әни Юлия Антония[d][2][3][3]
Әти Марк Антоний Кретик[d][2][3][3]
Сугышлар/бәрелешләр Сражение при Акциуме[d], битва при Фарсале[d], битва при Филиппах[d] һәм Галльская война[d]
Марк Антоний ролендә Марлон Брандо, «Юлий Цезарь» фильмы, 1953

Тормыш юлы үзгәртү

Антоний борынгы, күптән түгел генә күтәрелгән плебей нәселеннән чыккан. Яшьлек чагында "алтын яшьләр" арасында булганга күрә абруен боза.

Габиния, Яһүдия, Мисырда, соңрак Цезарь җитәкчелегендә Галлия һәм ватандашлар сугышында катнашу өчен сәләтле гаскәр башлыгы булып танылган.

Цезарьнең көрәштәше булып, Антоний абруе күтәрелә. Ләкин Цезарьне үтергәннән соң, Гай Октавий Цезарьнең варисы булып игълан ителә. Баштарак Антоний бер үзе хакимиятне алмакчы була, ләкин соңрак Октавиан һәм Лепин белән берләшеп икенче триумвират төзи, төп максаты - республика яклы Цезарьне үтерүчеләргә каршы көрәшергә. Триумвирлар рәхимсез проскрипцияләр - бастыру чараларын оештыралар: бай затлар, шәхси дошманнарын үтерәләр.

Кайбер чыганаклар буенча, бастыру чаралары вакытында нәкъ Антоний мәшһүр фәлсәфәче һәм оратор Цицеронны үтерү карарын кабул итә.

Республика яклы Брут һәм Кассийне Филиппи бәрелешендә җиңгәннән соң, Антоний Римның көнчыгыш провинцияләре белән идарә итәргә керешә.

Мисыр чоры үзгәртү

 
Клеопатра ролендә Элизабет Тейлор, Клеопатра (фильм, 1963)
 
Антоний Парфиягә каршы явы

Мисырда Антоний Клеопатра белән танышып, аңа гашыйк була һәм Мисырның соңгы патшабикәсе белән бергә хакимлек итә башлый.

 
Антоний үлеме, Анисе Лемонье рәсеме

30 б.э.к. елларда Антоний Парфиягә каршы сугыш башлый, ләкин зур югалтулар белән чигенә.

Триумвират вакыты тәмамланганнан соң, Антоний Юнанстанда гаскәр җыеп, Октавиан һөҗүменә каршы чыга. Ләкин Антоний гаскәрләре Амбракий култыгында камап алына.

31 б.э.к. елның 2 сентябрендә Антоний һәм Клеопатра Акций бәрелешендә камалышны өзәләр һәм Мисырга кайталар, ләкин флотының зур өлешен югалталар. Антоний һәм Клеопатра хәленең котылгысызлыгын күреп үз-үзенә кул салалар: Клеопатраның күкрәгенә агулы елан тешли, Антоний кылычка ташлана. Мисыр Рим вилаятенә әверелә, Октавиан Август беренче Рим императоры була.

Антонийнең өлкән улы Октавиан тарафыннан үтерелә, башка ике баласы исән калган, берсе Марк Антоний - Клавдий императорының дәү әтисе, Калигула императорының карт бабае һәм Неронның бабасы булган.

Әдәбият үзгәртү

  • Белкин М. В. Цицерон и Марк Антоний: истоки конфликта // Исследования и публикации по истории античного мира. Под ред. Э. Д. Фролова. — СПб., 2002. — С. 133—162.
  • Борухович В. Г. После мартовских ид 44 г. до н. э. (исторический очерк) // Античный мир и археология. — Вып. 5. — Саратов, 1983. — С. 24—35.
  • Борухович В. Г. Последний период гражданских войн (исторический очерк) // Античный мир и археология. — Вып. 6. — Саратов, 1986. — С. 115—134.
  • Машкин Н. А. Принципат Августа. — М.; Л.: Изд-во АН СССР, 1949. — 608 с.
  • Смыков Е. В. Марк Антоний и политика clementia Caesaris // Античный мир и археология. — Вып. 7. — Саратов, 1990. — С. 56—65.
  • Смыков Е. В. Парфянский поход Марка Антония // Проблемы отечественной и всеобщей истории. — Саратов, 1987. — С. 111—120.
  • Утченко С. Л. Цицерон и его время. — М.: Мысль, 1972. — 370 с.
  • Broughton T. R. S. The Magistrates of the Roman Republic. Vol. 2. — New York: American Philological Association, 1952. — 649 p.
  1. 1,0 1,1 http://www.city-data.com/world-cities/Rome-History.html
  2. 2,0 2,1 2,2 2,3 2,4 2,5 2,6 http://www.strachan.dk/family/antonius.htm
  3. 3,00 3,01 3,02 3,03 3,04 3,05 3,06 3,07 3,08 3,09 3,10 3,11 Digital Prosopography of the Roman Republic