Клеопатра
Клеопатра VII Филопатор (борынгы юнанча Κλεοπάτρα Φιλοπάτωρ, 69—30 б.э.к.) - Борынгы Мисырның эллинистик чор патшабикәсе, Птолемейлар (Лагид) македон нәселеннән чыга.
Клеопатра | |
---|---|
Мисыр патшабикәсе (фиргавен) | |
Вазыйфада 51 б.э.к. – 30 б.э.к. | |
Аңа кадәр | Птолемей XII |
Дәвамчысы | Рим империясе |
Туган | 69 Александрия, Мисыр |
Үлгән | 12 август БЭК 30 Александрия |
Җефет | Птолемей XIII Теос Филопатор[d], Птолемей XIV[d] һәм Марк Антоний |
Балалар | Птолемей XV Цезарион, Александр Гелиос, Птолемей Филадельф, Клеопатра Селена II |
Әти | Птолемей XII |
Сугышлар/бәрелешләр | Сражение при Акциуме[d] |
Рим гаскәр башлыгы Марк Антоний белән мәхәббәт мөнәсәбәтләре өчен мәшһүр.
Клеопатра хакимлек иткән чорда Мисыр Рим тарафыннан басып алына, патшабикә Рим беренче императоры Октавиан Августның әсире булмас өчен үз-үзенә кул сала.
Клеопатра Мисыр белән 21 ел дәвамында хакимлек итә (бертуганнары Птолемей XIII һәм Птолемей XIV белән, соңрак Марк Антоний белән бергә).
Мисырның фиргавен дәверенең соңгы бәйсез хакиме булып санала (соңгы фиргавен). Борынгы Рим басып алынганнан соң Мисыр үз бәйсезлеген югалта, Рим империясенең бер провинциясенә әйләнә.
Клеопатраның Гай Юлий Цезарьдан бер улы, Марк Антонийдан ике улы һәм кызы булган.
Тәрҗемәи хәле
үзгәртүКлеопатра чамалап 69 б.э.к. елда Александрия шәһәрендә туган. 58-55 б.э.к. елларда булган чуалыш нәтиҗәсендә апасы Береника үтерелгән, абые Птолемей XII Рим "курчагына" әверелә.
Хакимият өчен көрәш
үзгәртү51 б.э.к. елда хакимият энесе Птолемей XIII га тапшырыла, Клеопатра формаль рәвештә аңа кияүгә чыга һәм Θέα Φιλοπάτωρ (Теа Филопатор) исеме астында тәхеткә утыра. Ләкин тиздән алар арасында низаг башлана, 48 б.э.к. елда Клеопатра Сүриягә качарга мәҗбүр була, анда гаскәр җыя. Энесе Птолемей XIII зур гаскәре белән дәүләт чиген яба.
Клеопатра һәм Цезарь
үзгәртүПомпей Фарсал янындагы сугышта 48 б.э.к. елда Цезарь тарафыннан җиңелә. Помпей Мисырга кача һәм фиргавенне ярдәм сорый. Ләкин Птолемей XIII карары буенча Помпей үтерелә.
Цезарь Помпейны куа китеп Мисырга килә, биредә ул патшалар бәхәсендә Клеопатраны якларга карар итеп, аны Сүриядән Александриягә чакыра. Клеопатра яшерен рәвештә балык тотучы көймәсендә Александриягә Рим диктаторына килә.
Птолемей, Потин һәм Ахилла Александриягә гаскәрне чакыра, аларга шәһәр кешеләре дә кушыла. Нәтиҗәдә Цезарь камалышка эләгә, ләкин Митридат Пергами гаскәрләре аны коткаралар.
47 б.э.к. елда Мареотий күле янында фетнә бастырыла, Птолемей Нил елгасында бата. Нәтиҗәдә Клеопатра Рим протектораты астында тәхеткә утыра.
46 б.э.к. елда Цезарь белән Клеопатра Римга күчеп кайта.
44 б.э.к. елда түнтәрелеш нәтиҗәсендә Цезарь үтерелә, Клеопатра Александриягә кайта.
Клеопатра һәм Антоний
үзгәртү41 б.э.к. елда Клеопатра Рим гаскәр башлыгы Марк Антоний белән танышып берек төзи.
36 б.э.к. елда Рим хакимияте шушы беректә үз дәүләте өчен янау күрә башлый.
Җимерелү
үзгәртү32 б.э.к. Октавиан Клеопатрага каршы сугыш башлый. Акциум янындагы бәрелештә 31 б.э.к. елда Клеопатра җиңелә, аның флоты бирелә, соңрак коры җир гаскәре дә әсирлеккә бирелә.
30 б.э.к. елда Октавиан гаскәре Александриягә килеп җитә. Антоний һәм Клеопатра хәлнең котылгысызлыгын күреп үз-үзенә кул салалар: Клеопатраның күкрәгенә агулы елан тешли, Антоний кылычка ташлана.
Мисыр Рим вилаятенә әверелә, Октавиан Август беренче Рим императоры була.
Клеопатра мәдәнияттә
үзгәртүКлеопатра шәхесе мәдәнияттә зур урын алган. Клеопатрага күп кенә китаплар һәм фильмнар багышланган.
- «Клеопатра» шигыре (Пушкин, Брюсов, Блок, Ахматова)
- Уильям Шекспир «Антоний и Клеопатра»
- Бернард Шоу «Цезарь и Клеопатра»
- Георг Эберс «Клеопатра»
- Генри Райдер Хаггард «Клеопатра»
- Маргарет Джордж «Дневники Клеопатры» (1997)
- Давтян Лариса. «Клеопатра» (поэтический цикл). М., Река времен, 2010
- А. Владимиров «Правило Клеопатры» (музыкальная драма)
- Мария Хэдли. "Царица цариц"
- Н. Павлищева. "Клеопатра"
Чыганаклар
үзгәртү- Плутарх, «Цезарь»; «Антоний»
- Аппиан, «Гражданские войны», кн. II, V
- Светоний , «Божественный Юлий», «Август»
- «Записки об Александрийской войне» неизвестного автора
- Бенгтсон Г. , Правители эпохи эллинизма, М., 1982
- Александр Кравчук, Закат Птолемеев
- Roman History, by Cassius Dio, Book 51
- Монеты Клеопатры VII