Гай Юлий Цезарь Август Германик яки аның танылган кушаматы Калигула (tat. lat. Kaligula, лат. Gaius Iulius Caesar Augustus Germanicus) (12-41) - Борынгы Рим императоры 37-41 елларда, Юлий-Клавдий нәселеннән өченчесе, Сенат принцепсы, Бөек понтифик (Pontifex Maximus), трибун, Pater patriae (Ватан атасы).

Гай Юлий Цезарь Август Германик
GAIVS IVLIVS CAESAR AVGVSTVS GERMANICVS
Gaius Caligula Head.jpg
Туган телдә исем IVLIVS CAESAR AVGVSTVS GERMANICVS, Caligula
Туган 31 август 12(0012-08-31)
Анций, Рим империясе
Үлгән 24 гыйнвар 41(0041-01-24) (28 яшь)
Рим
Үлем сәбәбе салкын корал ярасы[d]
Күмү урыны Август мавзолее[d]
Ватандашлыгы Рим
Һөнәре Рим императоры
Җефет Милония Цезония[d], Юния Клавдилла[d], Лоллия Паулина[d] һәм Ливия Орестилла[d]
Балалар Юлия Друзилла[d]
Ата-ана
Кардәшләр Юлия Ливилла[d], Агриппина Младшая[d], Юлия Друзилла[d], Друз Юлий Цезарь[d], Нерон Юлий Цезарь Германик[d], Gaius Julius Caesar Germanicus Major[d], Tiberius Julius Caesar Germanicus[d] һәм Ignotus Julius Caesar Germanicus[d]

Commons-logo.svg Гай Юлий Цезарь Август Германик
GAIVS IVLIVS CAESAR AVGVSTVS GERMANICVS
Викиҗыентыкта

Калигула, Лувр

КушаматҮзгәртү

Еш аны "Гай" дип йөртелә, иркәләү исеме - Калигула - ягъни "кечкенә итек". Әтисе Германик Рейн легионнары җитәкчелек иткәндә бәләкәй Гай аның белән булган һәм гаскәриләр балага "Калигула" - " Кечкенә итек" кушаматын биргәннәр.

ТарихҮзгәртү

КөрәшҮзгәртү

19 елда аның әтисе Германик үлгән, 29 елда Тиберий Калигуланың әнисен - Агриппина Өлкән - кулга алган һәм җанын кыйган, бүтән Калигуланың туганнарын үтергән яки төрмәгә салган. Калигуланың өч туташлары калган: Друзилла, Агриппина Кече (киләчәк императорның Нерон әнисе). Тиберий үз мирасчыларын - Калигула һәм оныгы Гемелл - итеп билгеләгән.

ХакимлектәҮзгәртү

Тиберий үлгәннән соң 37 елда Гай Калигула император булып игълан ителгән, соңрак Калигула таҗ көндәшен - Гемелл - үтергән.

Гай балачактан эпилепсия белән авырткан.

Үткәрелгән сәясәтҮзгәртү

Хакимлеген ирешеп Калигула башта салымны киметкән, сәяси тоткыннарга иреккә чыгарган, ләкин соңрак залим булып киткән һәм халыкның хөрмәтен югалткан, Сенатның нәфрәтен булдырган.

Хәтта үз яраткан атына - Инцитат - Рим гражданлыгын биргән, Сенат әгъзасы итеп ясаган һәм консул итеп ясамакчы булган.

Хакимлеккә килгәч Калигула төрле тамашаларга акча тота башлаган һәм Тиберий тарафыннан тупланган барлык акчаны тотып бетергән.

Әлбәттә шушы адымнардан соң Калигулага каршы Сенатның нәфрәте күтәрелгән.

Калигула берничә тапкыр яһүд хисләрен мыскыллаган, аеруча фәлсәфәче Филонны хурлаган.

Кайбер чыганак буенча Калигула Британиягә каршы һөҗүмне әзерләгән, ләкин шушы проектын аның варисы Клавдий тормышка ашырган.

39 елда Калигула Рейн өлкәсендә фетнә тырышуны бастырган.

ҮлемҮзгәртү

41 елның гыйнварында Калигула театрдан чыкканда претория гвардия трибуны тарафыннан үтерелгән.

Калигула мәдәнияттәҮзгәртү

  • «Калигула» — Альбер Камю пьесасы.
  • «Калигула, или После нас хоть потоп» — Йозеф Томан романы.
  • «Калигула» — Тинто Брасс фильмы
  • «Крематорий» Рок-төркеме — «Калигула» җыры.
  • Кавер-төркем «Калигула»

Моны да карагызҮзгәртү

ӘдәбиятҮзгәртү

  • Калигула // Энциклопедический словарь Брокгауза и Ефрона: В 86 томах (82 т. и 4 доп.). — СПб., 1890—1907.
  • Ф. Ф. Зелинский «Римская империя»
  • A. A. Barrett. «Caligula: The Corruption of Power»
  • P. Bicknell. «The Emperor Gaius' Military Activities in A.D. 70»
  • Альбер Камю. «Калигула» (фр. Caligula) (1945)
  • D. Wardle. «Caligula and His Wives»
  • Данилов Е. С. 2011: Рейнский поход Гая Калигулы // Проблемы истории, филологии, культуры. 2, 24-29.


  1. 1,0 1,1 А. М. Л. Калигула // Энциклопедический словарьСПб: Брокгауз — Ефрон, 1895.
  2. 2,0 2,1 Любкер Ф. Caligula // Реальный словарь классических древностей по Любкеру / мөхәррир Ф. Ф. Зелинский, А. И. Георгиевский, М. С. Куторга et al. — СПб: Общество классической филологии и педагогики, 1885.