Инцитат (лат. Incitatus - Йөгерек, Тизйөрешле, Елдам) Калигула императорының иң яраткан аты, риваять буенча, ул Рим сенаторы итеп билгеләнгән.

Инцитат
лат. Incitatus
Җенес ата зат
Сурәт
Туу урыны Рим Испаниясе[d]
Башкарган вазыйфа Рим консулы[1]
Эшчәнлек еллары БЭК I гасыр
Мәдәният Борынгы Рим
Хуҗасы Калигула
Каллигула һәм Инцитат. Жан Виктор Адамның литографиясы. 19 нчы гасыр.

Тарих үзгәртү

Светоний һәм Дион Кассий тарихи әсәрләрнең буенча, Инцитат гражданлыгын һәм сенатор вазыйфасын алган. Калигула атын консул итеп ясарга дә ниятли, тик өлгерми.

Мәдәнияттә үзгәртү

«Инцитат» исеме сәясәттә чикләнмәгән хакимиятнең һәлакәтлелек һәм дуамаллык синонимы булган.

Инцитат Грейвз Роберт, Гавриил Державин, Кроули Алистәр, Виктор Гюго[2] һәм башка авторларның әсәрләре персонажы булып тора.

Заманча фикерләр үзгәртү

Кайбер хәзерге заман тарихчылары бу атны кызык өчен уйлап чыгарылган дип фаразлый. Бер өлеше бу Каллигуланың акылсызлык күренеше түгел, ә сәяси көндәшләреннән көләргә тырышу дип фаразлый. [3].

Искәрмәләр үзгәртү

  1. https://cultea.fr/caligula-quand-lempereur-romain-voulut-nommer-son-cheval-consul.html
  2. Victor Hugo, Les misérables, vol 1, Wordsworth Editions Limited, Chatham 1994, s 446
  3. Woods D. Caligula, Incitatus, and the Consulship // Classical Quarterly. — 2014. — Vol. 64 (2). — P. 775.